Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаеның бишенче рәисе


"Шонкар" журналы Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе итеп 5 айлап элек сайланган һәм соңгы утырышта вазифадан алына язган Илгиз Солтанморатов белән таныштыра


"Шонкар” башкорт яшьләр журналының 2011 елның гыйнвар санында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе итеп 5 ай элек сайланган Илгиз Солтанморатов хакында күләмле язма басылып чыкты.

“Уйнап-көлеп кенә йөргәч тә, уйланмый да дисеңме”, дип исемләнгән язмада Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Илгиз Солтанморатовның эш вазифалары һәм бик күп мәсьәләләргә карашлары белән танышып була.

Бу язмада башкарма комитет рәисе һәм Һуманитар тикшеренүләр институты башлыгы иртә торып төнгә кадәр хәрәкәттә булган, мобиль, заманча, көненә бик күп җиргә өлгерә торган җитәкче итеп күз алдына баса. Хәбәрче аның артыннан иртәнге 8дән үк йөри башлый һәм Солтанморатовның тормышын кичке 12гә кадәр күзәтә.

Эш көнен ул Башкарма комитеттан башлый икән. Иртән кереп, агымдагы эшләрне карап чыга, күрсәтмәләр бирә, көн яңалыклары белән таныша. Шул арада хәбәрче белән фикер алышканда, башкортча ретро-җырлар һәм кала шартларында ничек башкорт булып калырга дигән сорауга җавап бирә. “Аның бер авырлыгы юк, корт ашап, кымыз эчеп, башкортча җырлап һәм биеп, милләтне саклап калып була”, ди ул.

"Бер баскыч түбән төшү"

Илгиз Солтанморатов иртәнге сәгатьләрдә хәбәрче белән әңгәмә корган арада, үзен укымышлы, зыялы кеше итеп күрсәтә. Әйтик, ул рус һәм башкорт әдәбияты турында көтелмәгән фикерләр әйтә. Мәсәлән, ул рус әдәбиятының классик әсәрләре белән танышканнан соң, башкорт язучыларын уку -- бер баскыч түбән төшү, дип саный. Солтанморатов фикеренчә, башкортлар шигырь язуда оста.

Шушы хакта фикерләрен белдергәннән соң, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Илгиз Солтанморатов икенче эш урыны, Һуманитар тикшеренүләр институтына юл ала. Ул андагы көндәлек мәсьәләләрне хәл итә, Мәскәүгә эшлекле сәфәргә әзерләнә, симпозиумга барып, бер галимәне юбилее белән котлап чыга.

Бер урыннан икенчесенә күчеп йөргәндә ул радиода ишеткән сүзләр, телевидениедә чыккан тапшырулар, юлда очраган уку йортлары турында фикерләрен белдерә. Сүз уңаеннан журнал хәбәрчесе Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисенең дингә карашы белән дә кызыксына.

"Башкортларга иман кирәк"

Илгиз Солтанморатов: “Кызганычка каршы диндарлар халыкны туплау урынына, аларны тарката. Башкачарак фикерләгән яшьләрне үзләреннән тибү белән шөгыльләнәләр. Ә дин безгә кирәк. Бигрәк тә иман. Бездә бик күбрәк динле кеше дип түгел, иманлы кеше диләр”, ди.

Шушы бер эш көнендә Бөтендөнья башкарма комитет рәисе бик күп эш эшләргә өлгерә. Кире корылтайның бинасына кайтып, Казанга барып кайту турында хисап яза, килүчеләрне кабул итә, бюрократик мәсьәләләрне хәл итә.

“Шонкар” журналындагы “бер көнлек сәхифә”не укыганнан соң аның эш алымнары заманча, кул астындагы кешеләр белән мөнәсәбәтләре әйбәт дип уйлыйсың.

Корылтайдагы эшләрен хәл иткәннән соң Башкарма комитет рәисе студентлар оештырган чарага кереп чыга, тулай торагындагы бүлмәгә кайтып, гаиләсе белән күрешә, кичке аш ашап чыга, аннан кичке сәгать 8 тирәсендә күптәнге дуслары белән баскетбол уйнарга чыгып китә.

“Шонкар” журналындагы “бер көнлек сәхифә”гә “йөрәгендә халкына сөю йөрткән, эшлекле ир-атның көне булды бу” дигән җөмлә белән йомгак ясала.

Ни өчен тәнкыйтьлиләр?


Илгиз Солтанморатовның бер эш көне турында репортажны Казандагы яшьләр дә кызыксынып укыды. Чөнки “Уфимский набат” сәхифәсен укыганнан соң казаннарда Илгиз Солтанморатов турында башка фикер туган иде.

Журналист Ильяс Салихов үзенең язмасында 5нче февраль көнне Бөтендөнья башкорт корылтаеның киңәйтелгән утырышын сурәтли. Шушы мәкаләгә караганда, Солтанморатов җитәкчелегендә барган утырышта аның 3 урынбасары рәисне тәнкыйтьләп чыккан.

Башкарма комитет рәисен вазифадан алырга тәкъдим иткәннәр. Әмма кайнар бәхәсләрдән соң рәисне урыннан алыр өчен тавыш бирүдә кворум җыелмаган, дип язды журналист Ильяс Салихов.

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитетын хәзер бишенче рәис җитәкли. Милли оешмага яшьләр килде һәм анда активлык күренә, иҗтимагый тормыш кайный башлады, ди Казан активистлары.
XS
SM
MD
LG