Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:47

Медведев: ФСБ хезмәткәрләре эштә чәй эчеп утырмасын


Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль иминлек хезмәте ФСБ башлыгы Александр Бортниковка транспорт иминлеге эшен координацияләүне йөкләде.

ИТАР-ТАСС Медведевның ФСБ хезмәткәрләре урамда тик йөрергә һәм вокзалларда чәй эчеп утырырга тиеш түгел дип әйткәнлеген белдерә.

Медведев бүген Мәскәүнең Киев вокзалында иминлек оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшергәннән соң Кремльдә Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм прокуратура башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Русия президенты Киев вокзалына көтелмәгәндә килеп төп керештән кергән һәм вокзал бинасы аша үткәндә бер генә милиция хезмәткәрен дә очратмаган дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG