Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетендә балалар бәйгесе узды


Кызлар төркеме
Кызлар төркеме

Удмуртия диния нәзарәте үсеп килүче буынны тәрбияләүдә күп көч куя. Балалар мәдрәсәдә инде ике дистә елдан артык белем туплый. Алар өчен мөфтият җәй көннәрендә җәйләүләр, уку һәм ял итү курслары оештыра. 6 гыйнварда Ижау Җәмигъ мәчетендә республика мәхәлләләреннән балалар һәм имамнар чираттагы очрашуга җыелды.

Елына берничә тапкыр мәчеттә балалар ислам дине нигезләрен белүдә ярыша, бәйрәмнәрдә очраша. Шундый очрашу-ярышларны елдан-ел үзгәртеп, төрлеләндереп уздырырга тырыша дин әһелләре.

Төркемнәр арасында бәйге
Удмуртия диния нәзарәте вәкиле Рөстәм Шаһиев сүзләренчә, башта төрле мәхәлләләрдән булган балаларны яшькә карап төркемнәргә бүлгәннәр, ислам дине нигезләренә бәйле сораулар әзерләгәннәр.

Максат шул: беренчедән, балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү, икенчедән, аларны таныштырып, дуслаштыру. Шулай ук алдагы бәйгеләрдә балалар белемнәрен күрсәтсә, хәзер очрашуга үзгәрешләр кертелгән.Малайлар мәчет ишек алдында төрле хәрәкәтле уеннарда катнашты, кызлар бүлмәдә физик күнегүләр ясады.

Такымнарда балалар бер-берсен аңлап, сорауларга җавап эзләүне Ижау шәһәре “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов күзәтте. Аның әйтүенчә, имамнар балаларның бәйгедә катнашуын карап, сабак биргәндә нинди темаларга күбрәк басым ясарга икәнлегенә нәтиҗә ясарга тиеш.

Төрле ярышлар да үтте
Юкамен районы Починки авылы мәчете имамы Нәдир хәзрәт Бузанаков малайлар белән инде физик күнегүләр оештыручылар арасында иде. Ул авылда да шундый бәйге оештырырга ниятли. Әле мөселман балалары арасында гына түгел, рөхсәт итсәләр, башка милләт вәкилләрен дә чакырып, таныштыру теләге туган.

Балезино районы Әхмәди авылы мәчете имамы Раиф хәзрәт Касыймов һәм Сюмси районы Кильмез авылы мәчете имамы Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин да мәчеттә сабакка йөрүче балаларын алып килгән. Алар да киләчәктә укыту системына үзгәртмәләр кертергә кирәк дигән фикердә.

Балаларга мәчеттәге очрашулар да ошаган, сорауларга җавапларны төркем белән эзләү дә җиңелрәк булган.

Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Әлбәттә, мәчеттә балалар белән шөгыльләнү, аларны тәмле итеп сыйлау, шулай ук һәр катнашучыга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру чыгымнар да таләп итә. Бу сорауга ачыклыкны Удмуртия Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин кертте.

“Акчаны "Зәкят" фонды бирде. Балалар безнең киләчәк. Бүген аларга тиешле тәрбия бирмәсәк, киләчәгебез өметсез булачак, шуңа да төрле бәйгеләр, бәйрәмнәр оештыру – безнең бурыч”, диде Фәиз хәзрәт.

Мондый чараларны балалар бик ярата. Мәчет әһелләре аларның күңеленә хуш килгән очрашуларны уздырырга һәрвакыт әзер.
Балаларга бүләкләр дә бирелде
XS
SM
MD
LG