Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

10 февральдә Мәскәүдә Русиянең мөфтиләр шурасында экспертларның беренче утырышы булып узды.

Экспертлар шурасына әгъзалыкка барлыгы 38 кеше тәкъдим ителгән. Алар арасында дин белгечләре, юристлар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка һөнәр ияләре бар. Экспертлар ике елга гына билгеләнсә дә, шул ук кеше, әгәр теләсә, ике елдан соң да шурада кала ала. Аның мөддәте чикләнмәгән. Шураның кагыйдәнамәсенә караганда, шурага кергән әгъзалар саны да чикләнмәгән.

Беренче утырышта Экспертлар шурасының комиссияләре һәм аларның җитәкчеләре дә билгеләнде.

Беренче комиссия – мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш комиссиясе, аның рәисе итеп Шәрык институты фәнни хезмәткәре, сәясәт белгече Руслан Корбанов билгеләнде.

Икенче комиссия юридик, хокук мәсьәләләрен хәл итәчәк. Аның җитәкчесе итеп Әхмәт Макаровны куйдылар.

Өченче комиссия фән һәм мәгариф эшләре эшләре белән шөгыльләнәчәк. Аның рәисе дип Казан галиме Айдар Хәбетдинов игълан ителде.

Иҗтимагый хәрәкәтне, исламны күралмаучыларга каршы тору хәлләрен өйрәнү комиссиясе башлыгы итеп Вячеслав-Али Полосин билгеләнде.

Экспертлар шурасын төзү ихтыяҗы хакында Равил хәзрәт Гайнетдин болай диде:

“Әле 2009 елда ук Русия президенты белән очрашкан вакытта эксперт шурасы кирәклеге турында әйткән идем. Чөнки дин турындагы китапларны аның кем тарафыннан язылган булуына карамастан, тыя башладылар. Хәтта исламда классикага әйләнгән әсәрләрне дә басу, уку да тыела башлады. Андый китапларны укучылар җинаятьчеләргә әверелде. Әлбәттә бу дөрес түгел.

Гомумән, ислам дөньясында танылган, ислам классикасына әверелгән китапларны тыю – бу хәл Русиянең тышкы сәясәтенә дә зарар китерәчәк. Мондый хәлне мөселман дөньясы аңламаячак дип әйткән идем Русия президенты белән очрашкан вакытта. Эксперт комиссиясе кирәклеге турында тәкъдим ясадым. Чынлап та бу әсәрләр халыкны сугыштырамы, диннәрне бер-берсенә каршы куямы, экстремизмга өндиме? Экспертлар җентекләп тикшерсеннәр, инде аларның тикшерүләренә таянып, карарны бары тик Федераль мәхкәмә генә чыгарырга тиеш дигән идем ул вакытта.

Кызганычка каршы, экспертлар шурасын төзү озакка сузылды. Аны Юстиция министрлыгы каршында оештырган булдылар. Ләкин ул комиссиягә исламнан ерак булган кешеләр кертелде. Аларны билгеләү белән генә ислам әдәбиятын бастыру, тыю туктатылмады. Киресенчә, алар бары тик тыю эшләрен генә башкарып киләләр. Ә бит безнең үзебездә дә ислам басмаларына, ислам әдәбиятына бәя бирерлек, аларны аңлый торган галимнәребез бар. Шуңа күрә яңа эксперт шура булдыру көн тәртибенә куелды.

Менә инде беренче тапкыр безнең
тарихыбызда шундый шура оештырылды. Мөфти сүзе ул кайда гына әйтелсә дә, бер кеше фикере булып кала. Ә инде Экспертлар шурасы фикере икенчерәк йогынты ясаячак дип уйлыйбыз”.

Экспертлар шурасының беренче очрашуында күп төрле башка проблемнар да күтәрелде:

– Русия күләмендә мәчет төзелешләрен тыю мәсьәләсе;

– Ислам хакындагы китапларны нигезсез тыюны туктату мәсьәләләре;

– Русия җәмәгатьчелегендә исламга каршы үсә барган күралмаучанлык проблемнарына карата хакимияткә тәкъдим чаралары;

Шулай ук Бөтенрусия мөселманнар киңәшмәсенә әзерлек мәсьәләсе күтәрелде һәм беренче тапкыр Русиядә уздырылачак Европа мөселманнары форумы өчен Русия ягыннан катнашачак экспертлар блогы расланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG