Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчылык җавабы социаль челтәрләргә дә күчәргә мөмкин


"Яблоко" фиркасе уздырган пикет
"Яблоко" фиркасе уздырган пикет

Көч структуралары "террорчыларны яллауга социаль челтәрләр дә үз өлешен кертә" дип саный. “Домодедово”дагы шартлаудан соң алар җинаять кодексына үзгәрешләр кертмәкче.

Ингушта “Домодедово” һава аланында үзен шартлаткан интихарчы Мөхәммәт Евлоевка ярдәм итүдә шикләнелгән өченче кеше - Али-Йорт авылыннан 22 яшьлек Гомәр Аушев кулга алынган. Моңа кадәр Евлоевның апасы Фатыйма һәм абыйсы Әхмәт тоткарланган иде. Алар террорчылык, үтерү, канунсыз корал әйләнеше һәм шартлаткыч әйберләр ясауда шикләнелә.

Бертуган Евлоевларның тоткарлануын Ингушның “Мемориал” хокук яклау үзәгеннән Тимур Акиев та раслады.

“Бу кешеләр кичәдән бирле Магас шәһәрендәге Ингуштагы ФСБ идарәсендә сакта тотылды. “Домодедово”да үзен шартлаткан Мөхәммәт Евлоев Мәскәүгә китәр алдыннан Али-Йортта булып алар һәм тагын Гомәр Аушев белән очрашкан, диелә. Бу хакта безгә Мөхәммәт Евлоевның әтисе хәбәр итте”, ди ул.

Акиев сүзләренчә, Мөхәммәт Евлоев 19 яки 20 гыйнварда авылга кайткан, әмма өйгә кереп тормаган, ә бары апасы һәм абыйсы белән генә очрашкан. Шуңа ата кеше бу хакта берни белми калган. Аны исә икенче көнгә Мәскәүгә Гомәр Аушев озаткан.

Фатыйманың ире ФСБ тарафыннан үтерелгән булган

Фатыйма һәм Әхмәтне тоткарлагач, көч структуралары экспертлар тикшерүләренә таянып, нәкъ аларның абыйларына шартлаткычны биргән булырга мөмкинлеген әйтте. Аларның кулларында шартлаткыч ясау матдәсе булган гексоген кыйпылчыклары табылган икән.

Элегрәк Фатыйманың сугышчылар төркеменә кергән ире Бекхан Богатыревны ФСБ тарафдарлары юк иткән булган. Һәм ул Назраньнән авылына кайткан. Күрәсең, апасыннан бу хәбәрләрне ишетеп, Мөхәммәт авылдан сугышчылар янына чыгып киткәндер, дигән фаразлар бар.

Мөхәммәт Евлоев кулланган шартлаткыч Али-Йорт авылына күрше Экажевода сугышчы Бекхан Богатырев туганы Бориста ясалган булырга мөмкин. ФСБ хезмәткәрләре анда шартлаткыч ясау чималлары һәм бомбаларын тапканын әйтә. Борис Богатыревны исә эзләүгә игълан иткәннәр.

Апалы-энеле Фатыйма, Әхмәт Евлоевлар һәм Гомәр Аушевтан тыш, хокук саклаучылар Мәскәүдәге һава аланына бәйле шартлауда катнашкан тагын берничә кешене кулга алуны күздә тота. Ингуш республикасы президенты Юнысбәк Евкуров:"Милиция һәм ФСБ сугышчылар тарафыннан террорчылар буларак җәлеп ителгән булырга мөмкин тагын дүрт кешене эзли", дип әйткән иде.

Интернетны “кысу”

ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы бу атнада җинаять кодексына чираттагы тапкыр үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу юлы алар игътибарын социаль челтәрләргә юнәлтте. Имеш, бу челтәрләр террорчыларны яллауда еш кулланыла торган чарага әйләнгән. Белгечләр исә, хәзер көч структуралары интернетны күзәтүне арттырырга мөмкин, дип борчыла. Хәбәрдарлыкны яклау фонды президенты Алексей Симонов сүзләренчә, моңа инде аптырыйсы түгел.

“Террорчылык белән көрәш өчен кешенең тормышы яхшыртырга, эш урыннарын булдырырга, сәяси мөмкинлекләрне киңәйтергә кирәк. Боларның берсе дә террорчылык яки экстремизм белән көрәштә кулланылмый диярлек. Иң кулай юл ул - тыю. Менә хәзер көч структуралары тәкъдиме моңа тагын бер мисал булып тора. Моның белән нәрсә эшлисең инде? Шулай яшәргә язгандыр”, ди ул.

Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ канунсыз мәгълүмат тарату һәм саклау өчен интернет кулланучыларны гына түгел, ә аның хуҗаларын да җинаять җаваплылыгына тартмакчы. Әлегә бу Русия канунында юк.
XS
SM
MD
LG