Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

Советлар берлеге заманында паспортларда кешенең милләте язылса да, хәзерге Русия паспортларында бу турыда мәгълүмат бирелми. Әмма Русиядә яшәүче барлык халыкларны да “россиянин” дип атарга тырышулар торган саен күбрәк көн үзәгенә чыгарыла.


11 февральдә Башкортстан башкаласы Уфада, Русия Дәүләт шурасының милли мәсьәләләргә багышланган җыелышы узачак. Әлеге утырышка Русия президенты Дмитрий Медведев рәислек итәчәк. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Әлеге җыелышта Русия халкы өчен уртак “россиянин” атамасын да тикшерергә җыеналар. Әмма бу сүзгә татар зыялылары төрле карашта тора. Алар үзләрен иң беренче чиратта “мин – татар кешесе” дип белдерә.

Русиядә милли сәясәт әйләндерелеп куелган

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Русиядә милли мәсьәләдә сәясәт уйланып бетмәгән, эзлексез эш алып барыла, ди.

"Миннән үзегезне иң беренче кем дип саныйсыз дип сорасалар, мин – иң элек татар кешесе, мөселман кешесе, аннан соң Русиядә яши торган кеше, дип әйтер идем.

Әйтик, мин үземнем туган авылыма кайтам икән, син кайда яшисең дип бала-чагадан сорасаң, ул иң элек мин Ташлык авылыннан дип әйтәчәк. Аннан соң гына мин Түбән Камадан, мин Татарстаннан, мин Русиядән дип өскә китәчәк.
Разил Вәлиев

Ә бүгенге көндә Русиянең кайбер сәясәтчеләре шушыны кире якка әйләндереп куймакчы булалар. Мин Русиядә яшим, мин – Русия кешесе, мин – "россиянин" дип. Алай була алмый. Беркайчан да өстән башларга ярамый, астан башларга кирәк.

Бу милли сәясәт башының аска әйләндереп куелганын күрсәтә. Димәк безнең илдә бу сәясәт уйлап бетерелмәгән.

Татарның да төрлесе бар бит. Әгәр дә татар кешесе чын мәгънәсендә үзенең халкы турында, үз милләтенең язмышы турында уйлый икән, ул иң беренче чиратта үзен татар дип атарга тиеш һәм аны да иң беренче чиратта татар дип атарга тиешләр", ди Разил Вәлиев.

"Милли үзаң булмаса, канун белән генә алга китеп булмый"


Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев "россиян" атамасын кертү милләт үзаңына сугу булачак, дип саный.

"Әгәр дә татар дигән исемне юкка чыгаруны күздә тотып, аны "россиян" дип кенә атарга ниятлиләр икән, бу чыннан да фаҗига булачак.

Бездә татарны татар итү өчен, аңа милли аң кертү өчен кайбер хәрәкәтләр булды. Кануннар да кабул иттек, программалар да кабул иттек. Мәскәүгә дә үзебезнең тәкъдимнәребезне җибәрдек. Мәктәпләребездә дә милли мәгарифне үстерергә тырышып карадык.

Әмма без бер төп нәрсәне эшли алмадык. Ул да булса, халкыбызның милли аңын күтәрү өстендә башкарылган эшләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

Без нинди генә яхшы кануннар, яхшы программалар кабул итсәк тә, әгәр дә безнең халкыбыз шушы кануннар белән яшәргә теләрлек дәрәҗәдә милли аңда булмаса, безнең эшләребез барыбер уңышлы булмаячак", ди ул.

"Татарстан телевидениесен тамырдан үзгәртергә кирәк"

Разил Вәлиев милли телевидениенең әһәмияте турында да әйтеп китте:

"Без милли үзаңны саклап калырга телибез икән, иң беренче чиратта матбугат чаралары аша милли аңны үстерә торган тапшырулар, мәкаләләр, үзебезнең тарихыбызны өйрәнә торган тапшырулар белән халыкны тәэмин итәргә кирәк.

Бүгенге көндә иң тәэсирле мәгълүмат чарасы – телевидение. Татарстан телевидениесен тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Телевидениедәге һәрбер тапшыру милли рухта һәм милләткә хөрмәт белән сугарылган булырга тиеш. Безнең газет-журналларыбыз, радиоларыбыз да шушы юнәлештә эшләргә тиеш.

Аннан соң безнең халкыбыз – шәрык халкы бит. Өстәгеләргә карап яшәргә өйрәнгәнбез. Без инде күптәннән әйтеп киләбез: Татарстан республикасында дәүләт хезмәткәрләре һичшиксез мәҗбүри рәвештә ике дәүләт телен белергә тиеш. Әмма без никтер бу эшне азагына кадәр җиткерә алмыйбыз.

Бүгенге көндә безнең тәкъдимне күтәреп алып хуплаучылар әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Безнең бу өлкәдә эшлисе эшләрнең иге-чиге юк", ди Разил Вәлиев.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин үзен русияле дип әйтергә теләге булуын, әмма моның өчен үзенә хокук бирелмәве турында әйтә.

"Мин үземне иң беренче чиратта татар малае дип саныйм. Минем әти-әнием татар булгач, үземне дә татар дип атыйм.

Кайберәүләр кебек минем дә үземне русияле дип әйтәсе килә анысы. Тик миңа алай әйтергә хокук бирмиләр", ди ул.

"Миңа русияле дип әйтергә мөмкинлек бирмиләр"


Сүзен дәвам итеп, Туфан Миңнуллин әлеге фикеренә аңлатма бирде:

"Минем телемне кискән илне атап, ничек үземне русияле дип әйтә алыйм? Мин үземне татар баласы дип әйтә алам. Кама Тамагы районы баласы дип әйтә алам. Татарстан баласы дип әйтә алам.

Ләкин русияле дип әйтер өчен миңа мөмкинлек бирмиләр. Мин бу илдә яшәргә мәҗбүр ителгән. Үземне шулай дип кенә саныйм.

Миңа русиялемен дип әйтер өчен, бөтен хокукларым тәэмин ителгән булырга тиеш, кеше буларак. Һәм, әлбәттә, милләт буларак. Мин бит каяндыр килгән килмешәк түгел. Бу – безнең җиребез. Монда борынгыдан башлап безнең ата-бабаларыбыз яшәгән.

Мин бит әллә нәрсәләр таләп итмим. Минем шушы үзем яши торган җирдә үз телемдә сөйләшеп, гореф-гадәтләрне үтәп һәм анда яшәүчеләрнең барысын да хөрмәт итеп яшисем килә. Русын да, чуаш, мари, чукчасын да хөрмәт итсәләр, мин ул вакытта үземне русияле дип әйтә алыр идем.

Мине исә, кызганыч, аңардан мәхрүм итәләр. Мине бу илдән биздерәләр. Син бу илнең кешесе түгел, дигән тамга сугарга маташалар, ди Туфан Миңнуллин.

"Россиянин" – урыслаштырылган дигән сүз"

Татар радиосы ди-джее Гөлназ Сәфәрова “россиянин” сүзе минем өчен документ формасында гына, ә иң мөһиме татарлык дип әйтте. Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров исә, үзен, урыслар аңлаган “россиянин” дип санамый, ул үзен үз илендә яшәүче дип саный. Русиядә руслардан тыш та бик күп төрле халык бар, ди ул.

"Урыслар "россиянин" дигән фикерне бөтенләй икенче төрле итеп аңлый. Без уйлаганча түгел. Шуңа күрә мин әйтәм: безнең монда татарлармы, башкортлармы, якутлармы, чеченнар булсынмы, алар үз дәүләтләре белән яшиләр дип уйлый, үз илләрендә дип.
Әзһәр Шакиров

Кайбер татарлар "россиян" сүзен бәхет итеп кабул итәргә мөмкин. Ул кеше үз татарлыгын оныткан, аның яшәү рәвеше өчен дә син татармы, нимесме, японмы, французмы аңа барыбер.

Ә бар шундый кешеләр ул үзенең татар икәнен эчке тоемлау белән тоя. Ул эчке тоемлау кешене һәрвакыт "россиянин"га гына кертми. Монда сүз күпмилләтле урыс дәүләте турында бара.

Ә "россиянин" дигән сүз – ул урыслаштырылган халык, урыслаштырылган милләт дигән сүз.

Монда бит бөтен халык үзен урыслаштырган дип кабул итә алмый. Бу мөмкин дә түгел. Әгәр урысларны кытайлар басып алса? Алар бит урысларга караганда ун бер мәртәбә күбрәк халык саны ягыннан. Алар нәрсә уйларлар иде икән? Сүз шул турыда бара", ди Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG