Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәк хакимияттән китмәячәген белдерде


Хөсни Мөбәрәк
Хөсни Мөбәрәк

Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк күпләр көткән чыгышын ясады, әмма хакимияттән китмәячәген әйтте.

Илдә 30 елга якын хакимлек иткән 82 яшьлек президент Хөсни Мөбәрәк җомгага каршы төндә вазифасыннан китүен игълан итәр дип көтелгән иде.

Әмма Мисырның дәүләт телевидениесе аша ил халкына мөрәҗәгатендә Мөбәрәк андый белдерү ясамады.

Ул сентябрь аенда үтәчәк президент сайлауга кадәр урынында калачагын әйтеп конституцияне үзгәртү эшенә керешкәнлеген белдерде.

“Мин халык ышанычын акларга телим. Илебездә барган реформаларның кире борылуын теләмим”, - диде президент.

Ул шулай ук: “Без кризистан чыгып аякка басачакбыз. Без кемгәдер хезмәт итмәячәгебезне раслыячакбыз, халкыбыз моны күрсәтәчәк әле”, - дип өстәде.

Әмма ул тагын бер мәртәбә киләсе президент сайлауда катнашмаска вәгъдә итеп вәкаләтләренең бер өлешен вице-президент Гомәр Сөләйманга тапшырачагын белдерде.

Таһрир мәйданы
Мөбәрәкнең китү мизгелләрен Каһирәнең Таһрир мәйданында бергәләп каршыларга дип җыелган халык исә башмакларын атып аңа “Кит! Кит!” дип кычкырды.

Пәнҗешәмбе кичендә армиянең телевидение аша укылган белдерүендә гаскәрнең халык таләпләренә җавап бирәчәге әйтелеп, хәрбиләр "илне саклау өчен зарур булган чаралар күрәчәк" диелүе хакимият алмашына ышаныч бирде.

Мөрәҗәгатьнең "Беренче санлы белдерү" дип аталуы сүзнең хәрби фетнә турында бару мөмкинлегенә ишарә буларак кабул ителде.

Шулай ук Мисыр премьер-министры Әхмәт Шәфыйк тә: "Мөбәрәк тиздән хакимияттән китеп, вазгыять ачыкланырга мөмкин", дигән иде.

АКШ Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Леон Панеттаның Мөбәрәкнең бу төндә үк вазифасыннан “китү мөмкинлеге бик зур” дигән сүзләре шулай ук әлеге ышанычны шактый арттырды.

Мөбәрәкнең вазифасыннан китүен таләп итүче урам җыеннары Каһирәдә 25 гыйнварда башланды.

Протест чараларының үзәге - Таһрир мәйданы. Урам җыеннары вакыт-вакыт чуалышларга, кан коюларга дә әйләнеп алды. Инде өченче атна дәвам итүче протест чаралары вакытында бу чуалышларда кимендә 3 йөздән артык кеше һәлак булды, 5 меңләп кеше яраланды.

Демонстрациячеләр алдында күп кенә чигенешләр ясаган хакимият аларны барыбер тынычландыра алмый.

Халыкның ризасызлыгын йомшарту өчен Мөбәрәк бу көздә, сентябрь аенда үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашмаска, аңа кадәр калган айларда илдә зур гына үзгәрешләр ясарга вәгъдә итте.

Тик демонстрациячеләр моңа гына риза булмыйча аның хакимияттән хәзер үк китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG