Accessibility links

Кайнар хәбәр

Манеж мәйданына радикаллар җыела


Мәскәүнең Манеж мәйданында бүген радикаль яшь төркемнәрнең рөхсәтсез урам җыены уздыру турындагы хәбәрләрдән соң бирегә өстәмә милиция көчләре китерелде.

“11 декабрь” исемле үтә милләтче хәрәкәт интернетта мәйданга бүген кич чыгарга чакыру таратты. Бу хәрәкәт кыйнап үтерелгән “Спартак” җанатары Егор Свиридов истәлегенә оештырылган иде.

Бүген Билгесез гаскәри һәйкәле янында хакимиятләр рөхсәте белән фашистларга каршы чара узды. Анда Кавказ халыклары конгрессы һәм яшьләр оешмаларыннан 50ләп кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG