Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Эрмитаж кораллары килде


Иран һәм Урта Азиядә XVIII-XIX гасырларда кулланылган кораллар
Иран һәм Урта Азиядә XVIII-XIX гасырларда кулланылган кораллар

Казан Кремлендә урнашкан “Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр үзәгендә сәнгатьчә эшләнгән кораллар күргәзмәсе ачылды. Алар арасында Күчем хан кылычы да бар.


Казандагы күргәзмәгә Эрмитаж дәүләт музее җыелмаларыннан меңнән артык әйбер куелган. Документларга караганда, анда палеолит чорыннан алып XIX гасырга кадәр эшләнгән кораллар тәкъдим ителә.

Борынгы чорлар чакматашлы пычаклар һәм аучыларның уклары белән күрсәтелгән булса, урта һәм XVIII-XIX гасыр коралларын асылташлар белән бизәлгән сәнгатьле кылычлар һәм механик мылтыклар аша күзаллап була.

Әлеге чарада Азия далаларыннан Һиндстанга кадәр, Япониядән Британиягә кадәр бик күп дәүләтләрнең кораллары күрсәтелә.

Күчем хан кылычы

Күчем хан кылычы (сулдан беренче)
Аерым алганда анда корычтан коелган, сабы агач һәм көмештән ясалган, алтын белән уелган Күчем хан кылычын күреп була. Галимнәр бу коралны XVII-XVIII гасырлар белән бәйли. Кылычы Кавказда, сабы Кырымда ясалган булырга мөмкин.

Шулай ук анда Төркия һәм Кавказда эшләнгән мылтык, карабиннар да куелган.

Иран һәм Урта Азиядә XVIII-XIX гасырларда кулланылган кылыч, пычак һәм калканнар бизәлеше таң калдыра. Сәнгатьле эшләнгән бу коралларга борынгы тимерчеләрнең генә түгел, шомартып ялтыратучылар, бизәк төшерүчеләр, чокып рәсем ясаучылар, нәкышчылар, зәркән осталарының да хезмәте кергән.

Шулай ук урта гасыр сугышчыларының тимердән коелган киемнәре, ныклыгы һәм сыгылмалыгы белән сокландыра. Чарада Һиндстан һәм Кытай сугышчыларының хәрби киемнәрен бөтен нечкәлекләре белән күрергә мөмкинлек бар. Күргәзмәдә сугышчыларның сыннары куелган.

Сәнгатьле эшләнгән коралларны Русия Бөек кенәзе Николай Павел улы, булачак Николай I туплый башлый. Бу кораллар сугышларда алынган трофейлардан, бүләкләрдән туплана, Европа аукционнарында аерым кешеләрнең җыелмаларыннан сатып алына. Күргәзмәгә куелган коралларның күп өлеше Эрмитаж Дәүләт музееның Арсеналында саклана. Казанга алар октябрь аена кадәр килгән.

“Эрмитаж-Казан” үз вазифасын үти

Миңтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский, Казан
Күргәзмәнең ачылышына Эрмитаж дәүләт музее җитәкчесе Михаил Пиотровский да килде. Ул Кремльдә үткән матбугат очрашуында Казандагы үзәккә Эрмитаж җыелмаларыннан 1205 әйбер куелуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, гадәттә күчмә чараларга ул хәтле күп әйбер алып чыкмыйлар.

Казандагы “Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр үзәге ачылган көненнән үк шактый популярлашып китә. Анда елына 70 мең кеше килә. Әмма Михаил Пиотровский килүчеләр санын 100 меңгә кадәр арттырып була дип саный.

Петербудагы “Эрмитаж” музеена исә елына уртача ике миллион ярым кеше килә. Музей инде моннан да күбрәк кеше кабул итә алмый. Шулай итеп, читтәге күргәзмә үзәкләре Петербурдагы музейга бара алмаганнарга Эрмитаж җәүһәрләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
XS
SM
MD
LG