Accessibility links

Томскида журналистны кыйнап үтергән милиционер 12 елга хөкем ителде


Томскида журналист Константин Поповны кыйнап үтергән милициянең элекке хезмәткәре Алексей Митаев 12 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде.

Шәһәрнең Ленин бистәсе мәхкәмәсе Митаевны журналистны үтерүдә гаепле дип тапты. Колониядән чыккач Митаев тагын өч ел милициядә эшли алмаячак.

Журналистның әтисе һәм тол калган хатынына дәүләттән 1.5 миллион сум бүленәчәк.

20 гыйнварда журналист Константин Попов үлеменә бер ел тулды. Попов айныткычта кыйналып үтерелде.

Тикшерү ярты ел барды, тагын ярты ел ябык мәхкәмә эше дәвам итте. Журналистлар утырышка бүген генә, хөкем карарын игълан итүгә кертелде.

Тикшерү барышында Митаев гаебен таныды, әмма мәхкәмә утырышы вакытында ул сүзләреннән баш тартты.

Журналистның туганнары үлемдә бер генә милиционерның катнашы булуына ышанмый. Бу эш бәйсез экспертизага Мәскәүгә җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG