Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:57

“Татарстан-Яңа Гасыр” (ТЯГ) каналы Сембер өлкәсе татарлары өчен җан ризыгыдай хезмәт итеп килде. Ләкин яңа карарга күрә, бу каналны караган татарларның сөенече озакка бармас кебек.

Өлкә үзәгендә һәм Мәләкәс-Димитровград шәһәрендә “Татарстан-яңа гасыр” ны кабель аша беркадәр түләү бәрабәренә карау мөмкинлеге бар. Ә өлкәнең башка кала-салаларында исә бары тик тәлинкә аша гына.

Әмма бу мөмкинлекне дә тамакка утырган сөяктәй кабул итүчеләр табылды. “Поволжье-Телеком” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ефим Эсаулов телевизион сигналны кодлаштыру турында карар кабул иткән. Ә моның өчен ТЯГ каналын карарга теләүчеләрдән байтак акча таләп ителәчәк.

Җирле Татар автономиясе Башкарма комитетының рәисе Фәрит Әюпов “Поволжье-Телеком” җитәкчелегенә хат юллаган иде. Анда өлешчә болай диелә:

“Яңа гасыр” каналы – татарча тапшырулар алып баручы бердәнбер канал. Ул ана телен һәм милли мәдәниятне саклап калуга, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга һәм толерантлык – түземлелек тәрбияләүгә олуг өлеш кертә. Бу каналны кодлаштыруны исә татар халкы үзенә карата дискриминация, ягъни түбәнсетү акты дип кабул итә. Үз гамәлләрегезнең максатын һәм хокукка туры килү-килмәвен аңлатуыгызны сорар идек”
Эсаулов әфәнденең җавап хатында менә ни диелгән:
“Татарстан-Яңа гасыр” каналы Русиянеке түгел, бары тик Татарстанныкы гына. Бу канал Русия Федерациясенең 2009 елның 24 июнендә кабул ителгән 715нче указы нигезендә Гомумрусия теле- һәм радиоканаллары рәтенә кертелмәгән. Шунлыктан, “ТЯГ” тапшыруларын түләүле килешү нигезендә генә Сембер татарларына җиткереп була”.
Димәк, Ульян өлкәсендә яшәүче халыкның 13% тәшкил итүче 175 мең татар, җирле бюджетка бернинди өлеш тә кертмичә, Татарстан файдасына гына эшли булып чыга. “Бөек идеолог” – Ульян өлкәсенең Павлов районында туып үскән Суслов заманаларында, Татарстанны савым сыер хәленә калдырып, гомере буе дотациягә яшәгән Ульян өлкәсенең, “халява”га баетылган катнаш халыклы “урыс авылларын“ үрчетү сәясәте әле дә онытылмый. “Татарстан-Яңа гасыр” каналы тапшыруларына карата әлеге һөҗүмне шундый талауның икенче сериясе дип кабул итәргә генә каладыр инде.

Хәер, Ульян өлкәсе генә түгел шул әле. Мондый хәшәрәт гамәлләрне башка өлкәләрдә дә куллану ихтималы бар ич. Татарстанда татарның якынча биштән бер өлеше генә яши, калганнары төрле өлкәләргә сибелгән, чәчелгән. Димәк, татарны берләштерүче каналны кысрыклау Мәскәү, Әстерхан, Сарысу (Волгоград), Сарытау, Нижгар, Мордовия, Удмуртия һәм башка төбәкләрдә яшәүче татар да – Сембердә “тәҗрибә куяннары” сыйфатында кулланылган татар фаҗигасенә дучар булмасмы?

Шунысы да бар бит әле: “Татарстан-Яңа гасыр” каналы кабель аша кабул ителүче 66 каналның берсе генә. Башкаларының язмышы ничек булыр икән соң? Шул исәптәге праваслау динен иңдерүче тулы бер канал эшчәнлегенә бу яңалык кагылырмы?

Югыйсә, кабельсез генә – өй түбәсендәге антенна ярдәмендә генә дә Мәскәүне 12 каналын карау һәм тыңлау мөмкинлеге бар. Болары кем хисабына икән соң? Нигә гомум бюджетта татар өлеше юк икән?

Бу җәһәттән Хәсән Туфанның бер шигыре искә төшә:

И-лә, Бәләбәй,
Казанский радионың радиусы бәләкәй лә,
радиусы бәләкәй…

Гомум бюджеттан файдалануда татар өлеше дә бәләкәй шул менә.

Ирексездән, узган гасырның 1970нче елларында “Возрождение русского Нечерноземья” дигән кампания искә төшә. Ул вакытта череп таркалган Вологда тирәсендәге урыс өлкәләрен торгызу өчен шул “сазлыкка” бихисап акча “батырылды” бит. Нәтиҗәсе генә булмады. Ялкауны бушлай ашату – аны артабан тагын да ялкаулату гамәле икәне гомуммәгълүм булса да, Мәскәү шуны аңламагандай кыланган иде.

XS
SM
MD
LG