Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Госман Исхакый мөфтилектән үз теләге белән китүгә, Татарстан Диния нәзарәтендә сизелерлек үзгәрешләр башланды. Дәүләт республикадагы ислам юнәлешен контрольгә алды.


Соңгы вакытларда мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз гел җәмәгатьчелек игътибарында. Ул матбугатка бәхәсләр уяткан әңгәмәләр бирә, телевизорда да еш күренә башлады.

Иң мөһиме, хәзер дәүләт дәрәҗәсендә хәнәфи мәзһәбен Русия кануннарына каршы килми торган юнәлеш итеп аңлаталар, ә Илдус Фәизне татарларның дини гореф-гадәтләрен дәвам иттерүчеләрнең күренекле рухание буларак халыкка тәкъдим итәләр.

Илдус хәзрәтнең Татарстан мөфтие булуы да ихтимал. Мөфтияттәге соңгы үзгәрешләр турында Илдус Фәиз “Азатлык”ка сөйләде.

Илдус хәзрәт, бүген нәзарәттә нинди үзгәрешләр алып барыла?

2010 елның февралендә узган корылтайда билгеләнгән максатларны тормышка ашыруны дәвам итәбез. Әлбәттә, соңгы 12-13 ел эчендә дин өлкәсендә шактый күп, горурланырлык, күзгә күренерлек эшләр эшләнгән. Без бу эшне түкми-чәчми алга алып барырга тиеш.

Мәгариф юнәлешендә, имамнарның, укытучыларның белемнәрен күтәрү максаты да куелган иде. Татар зыялылары белән бергә эшләргә омтылам, моны башладык та инде. Күптән түгел генә депутат Разил Вәлиев белән очрашып сөйләштек, анда да бу мәсьәләләрне күтәрдек.

КФУның татар филологиясе шәкертләре, студентлары белән очрашу булды. Аларга элекке мирасны кайтару, әсәрләрне бүген укырлык дәрәҗәгә китерү, китапларны барлау кирәклеге турында мөрәҗәгать иттек.

Милли эшләрне бергәләп эшләү уе бар. Алай гына да түгел, галимнәр, Татарстан Фәннәр Академиясе белән дә хезмәттәшлек кирәк. Динебезгә, милләтебезгә зыян китермичә, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, гомумдәүләт принципларыннан чыкмыйча алып бара торган бер юнәлешне билгеләдек. Планнарыбыз да бар.

Халык белән күбрәк очрашырга, аларга ата-бабаларыбыздан килгән юнәлешне аңлатып, хәнифә мәзһәбеннән тайпылмыйча, милләтебезгә зыян салдырмыйча эшләргә кирәк. Чөнки бүген кайберәүләр: “Исламда милләт юк!”, дип лаф орырга ярата. Без инде интернациональ милләт төзеп маташтык. Нәтиҗәсе булмавын күрдек.

Дин дәүләттән, зыялылардан аерылган дигән сүзләр йөри. Муллалар берни дә аңламый, зыялылар имансыз дигән уйдырмалар бик күп яңгырады. Әле дә яңгырарга тырыша.

Үзем интеллигенция һәм рухани кеше буларак шуны беләм: динчеләр милләткә таба омтылуларын дәвам итә. Бик күп имамнар Тукайның дини эчтәлекле шигырьләрен яттан сөйли. Шуңа муллалар әдәбияттан аерылмады, милли телебездән читләшергә тырышмый.

Без шуны тәкъдим итәбез: кем генә булмасын, президентмы, эшчеме, студентмы – барыбыз да бергәләп, балаларыбыз, оныкларыбыз әдәпле, әхлаклы булсын, милләтебезне саклый алсын өчен тырышырга тиеш.

Мөфти киткәч, районнардагы мөхтәсибләрне алыштыру ешайды. Дәүләт ят агымнарда торучы мөхтәсибләрне алыштыра башладымы?


Бүген Диния нәзарәте алган бер генә мөхтәсибне дә әйтә алмыйсыз. Үзләренең теләкләре белән киткән бер-ике мөхтәсиб бар. Алар элек тә булды. Мәсәлән, картлык сәбәпле Чирмешән, Азнакай, Буаныкы алмашты.

Мөфти вазифаларын башкаручы районнарга чыгып, имамнарны алыштыра дигәннәре – юк сүз. Булырга да мөмкин түгел. Чөнки мөхтәсибләр, имамнар белән бергәләшеп эшлибез.

Әлбәттә, аларның белемнәрен күтәрү теләге бар, аралашып торабыз, максатларыбызны аңлатабыз. Үзебезнең юнәлеш белән барырга, ят агымнарны кертмәскә кирәк.

Диния нәзарәте нигезнамәсендә мәчетләр хәнәфи мәзһәбендә булырга тиеш дип язылган.

Диния нәзарәте – Коръән, сөннәт һәм Русия кануннары белән яши торган җәмгыять. Һәр мәчетнең уставында шулай язылган. Шуңа һәркемнең бердәм булуын сорыйбыз. Кайда гына барсак та, берләшү турында сөйлибез.

Үзара талашырга, сүз тидерергә ярамый. Фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса, йә нәзарәткә килегез, йә без сезгә киләбез, шул вакытта шикаятегезне әйтерсез, дибез. Бернинди каршылык юк.

Әгәр ул бердәм җәмгыятебезгә, өммәтебезгә, татар милләтенә, күпмилләтле Татарстан халкы принципларына, шәригатькә туры килми икән, без моңа начар карыйбыз. Чөнки ул кануннан чыгу, бу җинаятьчелеккә керә. Андыйлар белән дәүләтнең үз структуралары эш итә. Шулай да без һәрвакыт сөйләшүгә ачык.

Илдус хәзрәт, Татарстанның беренче мөфтие, Нурулла мәчете имам-хатыйбы мөселманнарның хокуклары бозылуга каршылык белдереп, пикет оештырды. Татарстанда, Русиядә мөселманнарның хокуклары бозыламы? Сез моңа ничек карыйсыз?

Дәүләт белән дини җәмәгатьчелек, оешмалар арасында конструктив диалог бара. Русия яки Татарстан дәүләте ягыннан кысу, кимсетү күргәнебез юк әле. Нахак яла ягарга кирәкми. Бу диндә тыелган.

Мәчеттә гыйбадәт кылудан тыялармы? Булдыра алган кадәр ярдәм итәләр, уку-укытуга, мәчетләр каршында мәдрәсәләр салырга, халыкка рухи, хакыйкый белем бирергә, халыкны җәмгыятьтән аерылмаска, Алланың хак динен таратырга ярдәм итәләр. Моны ишетеп, күреп торабыз. Дәүләт кыса дигән нинди сүз булырга мөмкин?

Габдулла хәзрәт Яңа Чишмә районы башлыгы Козлов хатын-кызларга яулык киюне тыйган, ФСБ кешесе Түбән Кама шәһәре имамын вазифасыннан алырга килгән дигән бик күп хокук бозуларны санап, хат таратты.

Яңа Чишмәдәге имеш-мимешләр турында: әгәр Габдулла хәзрәт анда барган, күргән булса, анысы бер эш. Булганмы ул анда? Анысын мин белмим. Булмагандыр. Яңа Чишмә районы мөселманнары пикетка килгәнме? Монысын да карарга кирәк. Гайбәт йөртү булып чыга бу.

Яңа Чишмәдән шикаятьләр килмәде. Шуны да әйтик, әлеге районда беренче мәчетләр төзелә башлады. Мәктәпләрдә дин дәресләре укытыла. Бәлки, җитәкчелекнең экстремизмнан, радикализмнан сак булыгыз, дин укытканда саграк укытыгыз дип әйткән сүзләрен башка якка борып, халыкның игътибарын үзенә юнәлтергә телиләрдер?

Аннан соң безнең белән сөйләшергә кирәк. Габдулла хәзрәт нәзарәт, Казан мөхтәсибәтенә пикет турында берни әйтмәде. Мөселманнарны беркем дә кысмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG