Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Җомга көнне Уфада Русия президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендә Дәүләт шурасының тар президиумы утырышы узды. Анда бу юлы илдәге милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм аларны, Мәскәү күзлегеннән караганда, “яхшырту” юллары тикшерелде.

Рәсми рәвештә бу утырыш “Русия җәмгыятендә милләтара татулыкны ныгыту чаралары турында” дип аталды. Иң тәүдә бу җыен киңәйтелгән төстә булып, Русия Дәүләт шурасы утырышы сыйфатында оештырыла дип әйтелгән иде. Ә асылда, ул шушы шураның президиумы утырышы рәвешендә генә үтте.

Мәгълүмат өчен шунысын да әйтик: РФ Дәүләт шурасы президиумы әгъзалары ярты ел саен алмашынып тора. Әлеге вакытта анда федераль бүлгеләрдән былтыр 20 декабрьдә сайланган вәкилләр керә. Алар арасында Якутия президенты Егор Борисов, Ярославль өлкәсе башлыгы Сергей Вахруков, Коми башлыгы Вячеслав Гайзер, Ростов өлкәсе җитәкчесе Василий Голубев, Ямал-Ненец автоном округы башлыгы Дмитрий Кобылкин, Дагыстан президенты Магомедсәлам Магомедов, Иркутски өлкәсе башлыгы Дмитрий Мезенцев һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бар.

Русия Дәүләт шурасы президиумы утырышы җомга көнне төштән соң гына башланды. Шушы мөһим җыенга килгән кунаклар аңа кадәр иртәнге якларда Уфада башка очрашуларда булды. Шулай ук Башкортстан дәүләт университетына, аның янәшәсендәге “Динамо” спорт стадионына һәм археология, этнография музеена сәяхәт кылды алар.

Дмитрий Медведев Тәлгать Таҗетдин белән
Археология һәм этнография музеенда республикадагы халыкларның тарихи-мәдәни үзәкләре, милли оешмалары җитәкчеләре белән аралашу да булып алды. Аннан соң җыенга килүчеләр белән бергә Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Хәмитов Тукай мәчетендә булды, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашып сөйләште.

Утырыш “Конгресс-холл” бинасында, Уфа вакыты белән кичке алтыда гына башланып китте. Анда Дәүләт шурасы президиумы әгъзаларыннан тыш, кайбер төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар да килде. Алар иң элек биредәге күргәзмәләр белән танышты. Башкортстандагы күпсанлы милләтләрнең тарихи-мәдәни үзәкләре һәрберсе аерым-аерым күргәзмәләрен урнаштырган иде. Шул үзәкләр Конгресс-холл бинасы фойесында үз милли гореф-гадәтләрен чагылдырган, милли ризыкларын күрсәткән күргәзмәләрен тәкъдим итте.

Җыенны Русия президенты Дмитрий Медведев ачып җибәрде. Үз чыгышында ул иң тәүдә мәгариф турында канун әзерләү мәсьәләсенә кагылды. Аннан соң төрле төбәкләр арасында үзара мәдәни багланышларны үстерү кирәклеген әйтте. Төбәкләрдә дөрес кадрлар сәясәте алып бару кирәклеген ассызыклады ул.

Утырышта төп нотыклар белән Русия Дәүләт шурасы эшче төркеме җитәкчесе, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һәм РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин чыгыш ясады. Василий Голубев үз чыгышында күбрәк үзе җитәкләгән Ростов өлкәсендә башкарылучы эшләр хакында сөйләде. Тәгаен тәкъдимнәре булса да, алар күбрәк русларны яклауга, казачествога таянуга кагылышлы иде.

Рөстәм Хәмитов чыгыш ясый
РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин үз чыгышында “милләтара татулыкны ныгытуда киңкүләм мәгълүмат чаралары зур эш башкара ала” дип билгеләде. “Милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле мониторинглар үткәреп тору да хәерле була”, диде ул. Басаргин әфәнде фикеренчә, мәгълүмат чараларында “чечен террорчылыгы”, “урыс фашизмы” дигән гомумиләштергән төшенчәләр кулланылмаска тиеш.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов үз чыгышында исламны явыз дин итеп күрсәтүгә ризасызлыгын белдерде. Ул шулай ук “телләрне көчләп укыту дөрес түгел” дип әйтте.

Хәмитов: туган телсез һәм мәдәниятсез яши алмыйм


Утырышта Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко, Дагыстан президенты Магомедсәлам Магомедов, Якут-Саха президены Егор Борисов һәм башкалар чыгыш ясады.

Йомгаклап әйткәндә, Русия Дәүләт шурасы президиумы утырышында милләтара татулыкны ныгыту чаралары турында чыгыш ясаучылар күбрәк уртак ил Русияне ярату, аңа сөю тәрбияләү, уртак Русия ватандашы хисен ныгыту кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта кечерәк милләтләрне саклауга, аларны яклауга кагылышлы тәгаен тәкъдимнәр яңгырамады диярлек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG