Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Русия Дәүләт шурасы президиумының Уфадагы утырышы Башкортстандагы татарлар хәлен яхшыртуга да уңай йогынты ясый ала дип өметләнә Уфадагы татар оешмалары җитәкчеләре. Алар якын араларда республика президенты Рөстәм Хәмитов белән дә очрашырга тели. Бу хакта “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе, танылган эшкуар Рамил Бигнов белдерде.


Уфада үтүче Русия Дәүләт шурасы президиумы утырышы алдыннан “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов кайбер мәгълүмат чараларына, шул исәптән “Азатлык” радиосына да биргән әңгәмәсендә татарлар проблемаларына янә дә тукталды.

Атнакич көнне Рамил Бигнов “Эхо Москвы” радиосының Уфа бүлгесендәге тапшыруда катнашып, “Башкортстан татарларының элекке таләпләре шул ук кала”, дип кистереп әйтте. Аның сүзләренчә, “Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән соңгы егерме елда Башкортстан татарлары каты басым астында булды һәм аларның милли-мәдәни ихтыяҗлары тәмам кысылып бетте. Шуңа да татар милли оешмалары әүвәлге җитәкчелеккә каты оппозициягә басарга мәҗбүр ителде”.

Хәзер республикага яңа җитәкчелек килгәч, Рамил Бигнов татар мәнфәгатьләренә игътибар артыр һәм хәлләр уңайга үзгәрер дип ышануын әйтә.Ул шулай ук яңарак рәсми теркәлгән һәм 17 татар милли оешмасын үз канаты астына туплаган “Башкортстан татарлары” берлегенең президент Рөстәм Хәмитовка республика татарлары проблемаларын хәл итү буенча язылган тәкъдимнәр хаты тапшырылуын әйтте.

“Ул мөрәҗәгатьтә без элек тә хакимиятләр алдына куйган таләпләрне җиткердек. Татарлар республикада үз милли ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алырлык мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. Иң төп таләбебез – татар теле статусын күтәрү”, диде “Азатлык”ка әңгәмәсендә дә Рамил Бигнов.

“Әгәр февраль азагында Рөстәм Хәмитов Уфа татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен кабул итсә, күзгә-күз карап сөйләшү бер-беребезгә ышанычны тагын да арттырачак һәм киләчәктә аңлашып эшләүгә юл салачак”, дип белдерде Рамил Бигнов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG