Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла Галиулла: “Без хакимиятнең дингә тыкшынуына каршы”


Габдулла хәзрәт Галиулла
Габдулла хәзрәт Галиулла

Татарстанның кайбер мөселманнары аларның хокуклары бозыла дип саный. Ислам дине вәкилләре Русия президентына хат юллаган.

Җомга көнне Казанда мөселманнарның хокуклары бозылуына каршы пикет узды. Аны “Нурулла” мәчете мәхәлләсе оештырган. Әлеге мәчетнең имамы Габдулла хәзрәт Галиулла сүзләренчә, дин дәүләттән аерылган булуга карамастан, хакимият җитәкчеләре, аеруча да көч структуралары мөселманнар эшенә нык тыкшына башлаган. Моңа мисал итеп ул Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловның имамнарны җыеп, аларга кисәтүләр ясавын әйтә.

25 гыйнвар көнне чыгыш ясаганда, ул "мәчетләрегездә дин дәресләрен алып бармагыз, ә татар хатын-кызлары яулыкларын салсын" дигән.

Моннан тыш, анда катнашкан Татарстан президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы урынбасары Илнур Гатауллин хөкүмәтнең Диния Нәзарәте нигезнамәсенә үзгәрешләр кертәчәген һәм имамнарны ялганны ачыклый торган җиһаз аша тест уздырып, рәсми җитәкчеләр билгеләячәген әйткән.

Галиулла сүзләренчә, Диния Нәзарәте нигезнамәсенә үзгәрешне хакимият вәкилләре түгел, ә бары корылтайда имамнар гына кертергә хокуклы.

“Әгәр пленумдагы кебек корылтайда да милиция катнашса, әлбәттә, инде ул үзгәрешләрне керттерәчәкләр”, ди ул.

Имамнарның өйләрендә тентү

ФСБ, эчке эшләр министрлыгы вәкилләренең мөселманнарның барлык диярлек чараларында катнашуы гадәткә әйләнде. Ни өчендер мондый хәлләр православлар җыеннарында күзәтелми.

Кущевский вакыйгаларындагы җинаятьчеләрнең муеннарында тәре эленеп торуга һәм аларның элек чиркәүдә йөрүләренә карамастан, бер генә ФСБ вәкиле дә атакайга килеп: “ул җинаятьчеләр сезнең кешеләр, барыгыз эшегездән китегез дип килеп әйтмәде, ә безнекеләргә бәйләнәләр”, ди ул.

Мисал өчен, Түбән Кама мәчетенә шәһәр ФСБ җитәкчесе Марат Тукаев имам Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга килеп: “Миңа Татарстан республикасы ФСБсы җитәкчесе Вдовиннан сине эшеңнән алырга боерык килде”, дип әйткән.

“Бу бит Русия канунын бозу, безнең яктан бернинди канун бозу юк”, ди Галиулла.

Шулай ук көч структуралары имамнарның өйләрендә тентүләр дә оештыра башлаган.

“Мисал өчен, декабрь азагында Яңа Чишмә районы үзәк мәчете һәм Зирәкле авылы имамнары өендә уздырган тентү вакытында гарәп телендәге барлык китапларын, дәфтәрләрен, аудио-видео язмаларын алып киткәннәр. Имеш, алар сугышчылар төркемендә катнашырга һәм корал сакларга мөмкиннәр, диелә. Әмма шунысы бик куркыныч, алып киткәндә бу ике имамның да китапларының, аудио-видео әйберләренең санын гына язганнар, ә бит милициянең эш күрсәткән булып әйберләрне алмаштырып кую гадәте бар. Монда да аларның китапларын экстремистикка алмаштырып, имамнарга гаеп тагарга һәм төрмәгә утыртырга мөмкиннәр”, ди ул.

Әлеге имамнар үзләре пикетта килмәгән, чөнки чара уздыру турындагы рәсми кәгазьдә анда “Нурулла” мәчете мәхәлләсе вәкилләре генә катнашачак диелгән булган. Ләкин киләчәктә мөселманнарга карата мондый сәясәт дәвам иткәндә, алар инде митинг уздырырга исәп тота.

“Әгәр канун бозучы бар икән, туп-туры төрмәгә утыртсыннар,ә болай кешеләрне куркытып һәм җәберләп эшне алып барырга ярамый. Хәзер бит 1937 ел түгел”, ди Габдулла хәзрәт.

Президентка хат киткән

Алар ярдәм сорап Русия президенты Дмитрий Медведевка да хат юллаган. Шулай ук 2,5 мең имза җыеп, Татарстан президентына да мөрәҗәгать тапшырган.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәис урынбасары вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз һәркем белән диалогка барырга, ярдәм итәргә әзерлеген белдерсә дә, Габдулла Галиулла моның алай түгеллеген әйтә.

“Менә Норлат районында мәдрәсәне ябып куйдылар. Уку йортларын бит ел уртасында түгел, ә августта ябалар. Димәк, бу инде мөселманнарны сынау. Әгәр бернинди тавыш чыкмый икән, инде әкрен генә башкаларын да яба башлаячаклар. Ә Диния Нәзарәте берни дәшми. Анда баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев булып кайтты. Нәзарәтнең интернет сәхифәсендә “анда барысы да яхшы” дип язылган. Аларда гел шулай яхшы”, ди ул.
XS
SM
MD
LG