Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Киң мәгълүмат дөньясы хакыйкатьне дә, гайбәтне дә үз эченә сыйдыра. Аларны аеру кайчак башкарып булмаслык эш булып күренә.


Пәнҗешәмбегә каршы төндә Тәтеш район үзәгендә 5х5 метрлы агач йортта янгын чыкты. Янгын кисәүләре арасында 40 яшьләрдәге ир белән хатын һәм 10 яшьлек малай, 5 яшьлек кыз бала гәүдәсе табылган. Кайберәүләр бу һәлак булучыларның Азәрбайҗаннан килгәннәрен әйтте, әмма бу хакта артык куертып, төгәл итеп әйтүче булмады. Нишлисең, менә шундый бәхетсезлек очраклары турында ашыгыч мәгълүматтан башка үзен хөрмәт иткән бер генә ТВ, радио каналлары яңалыклар чыгарылышын башлап җибәрми шул.

Бәла адәм башыннан йөри

30 гыйнварда Казанда “Лепрекон” төнге клубы янгынында 4 кеше тончыгып үлгәннән соң, барлык рестораннарны һәм төнге клубларны тикшерәләр. Шуның өстәвенә өй түбәләреннән төшкән боз һәм кар кисәкләре бөтен Русиядәге кебек үк Татарстан һәм Казан кешеләренә дә зур куркыныч тудыра.

Имгәнүчеләр, һәлак булучыларның гаеплеләрне мәхкәмәгә тартулары турында көн саен хәбәр килеп тора. Түбәләрдән боз-карларны чистартмаган хуҗалык җитәкчеләрен җавапка тарттыру турында премьер-министр урынбасары Равил Моратов өздереп әйтте.

Ә республика прокуроры Кафил Әмиров гаепле коммуналь хезмәт түрәләренә җинаять эшләре кузгатып, 2 елга төрмәгә утырту кирәклеген әйтте.

Шуңа өстәп ОРВИ дип аталган авыру һәм грипп чире 492 кешене шифаханәгә салуга сәбәп булган. Менә шундый хәлләр. Шагыйрь Некрасов әйтмешли, “Бу Русиядә рәхәт яшәгән берәр урын бармы икән?”

Путин Казанга килмәсә дә...

10 февральдә Русия премьер-министры Владимир Путин Казан шәһәрендә 2013 елда булачак Универсиадага әзерләнүен өйрәнеп, төп төзелеш урыннарын үзе карап чыкты.

Универсиада корылмалары өчен федераль бюджеттан 11,5 миллиард сум бүленгән. 2009 елда төзелә башлаган Универсиада корылмаларына 25 миллиард сум бүленгән булган. Барлыгы 64 спорт корылмасы төзелергә тиеш, шуның 25 инде әзер.

Универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантаналары үтәчәк яңа стадионда 2018 елда футболдан дөнья ярышлары да узачак. 45 мең кеше сыярлык стадионның гомуми бәясе -- 8,9 миллиард сум. Универсиада 2013 елның июль-август айларында 30 көн дәвамында барачак. Анда дөньяның 170 иленнән 12 мең спортчы катнашачак.

Шунысы кызык, Универсиада эшләрен тикшерү өчен В.Путин Казанга килеп тормады, ул видео-конференция, электрон мәгълүмат чаралары ярдәмендә төзелешләрне карады һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең спорт министры Виталий Мутко аңлатмаларын тыңлады.

Студент-шагыйрь Миңнехановка сабак бирә

25 гыйнвар көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 80нән артык студент һәм аспирантка укуда, фәндә ирешкән уңышлары өчен 20-30 мең сумлык махсус премияләр тапшырган иде. Казан гуманитар педагогика университеты студенты яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүләк алганнан соң форсаттан файдаланып, мөнбәргә күтәрелеп, “Язучылар хәерче, шуңа күрә алар хәерчелек турында яза” дип, Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Купшы киемле һәм акчалата бүләк алучы яшь шагыйрьнең бу шелтәсенә Миңнеханов уңай җавап бирде, гонорарларны арттыру турында кәгазьләргә кул куюын әйтте.

“Идел” журналының февраль санында Рүзәл Мөхәммәтшинның Казан Кирмәнендәге чыгышы турында мемуарлары басылып чыккан. Ул үзенең чыгышын аңлаешлырак һәм матуррак итеп сөйләп чыккан: “Рөстәм Нургалиевич, сез – акыллы кеше, мөмкинлегем булса, мин сезнең белән бик теләп тагын бер сөйләшеп алыр идем”, дигән студент-шагыйрь. Һәм аның кыю сүзләре, мөләем йөзе “Идел” журналының тышлыгында урнаштырылган.

Болай булгач, Рүзәл Мөхәммәтшин гыйсъянчы шагыйрьләр, хакимнәргә, патшаларга туры сүз әйтүчеләрнең язмышларын кабатлар кебек. Хәзер мондый язмыш сирәк булса да, кыю йөрәкле иҗатчыларга бирелә. Ходай аңа язучылар идарәсенә, аннары депутатлыкка сайлану, шәһәр үзәгендә затлы фатир, коттедж һәм үзе исән чагында күп томлыклар чыгару насыйп итсен.

Президент гамәлләре

Нишлисең, бу җомгада президентлар турында күбрәк сөйләргә туры килә. Дмитрий Медведев Уфага килеп, үзенең Шура президиум утырышында милләтләрне дөрес билгеләү мәсьәләсен тикшерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу яртыеллыкта президиум әгъзасы түгел, шуңа күрә ул Уфадагы бу хәлиткеч сөйләшүдә катнашмады. Алдагы көндә Миңнеханов Свердловски өлкәсенә барып, Первоуральски торба заводында булды, җомга иртәсендә Чехиянең Русиядәге илчесе Петр Коларж белән очрашты.

Анда Татарстан-Чехия хезмәттәшлегенең киңәюе турында сөйләштеләр, Казанда якын арада Чехия Республикасының вәкилчелеге ачылачак. Шул ук көнне Татарстан президенты Мәскәүгә барып, агросәнәгать белән бәйле киңәшмәдә катнаша. Аннары яңадан Казанга кайтып, мөһим очрашулар үткәрә.

Шулай да ул милләт мәсьләләренә дә битараф түгел. “Уфимские ведомости” газеты хәбәрчесе Рөстәм Миңнеханов белән хәзерге заманның актуаль мәсьәләләре хакында әңгәмә үткәргән: хакимият вертикале, президентлыкка сайлану-билгеләнү, мәгарифтә төбәк компоненты, туган телне өйрәнү темалары күтәрелгән.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге заманда башкорт, татар телләре газиз булса да, дөньяда хакимлек итә алмый, дәүләтләр арасында инглиз теле, Русиядә рус теле иң мөһим вазифаларны үти, диде.

“Ләкин без шул ук вакытта туган телләрне сакларга тиеш һәм бу эшнең ничек килеп чыгуы үзебездән, шулай ук балалар бакчаларыннан, гаиләдән, мәктәптән тора”.

Татарстан президенты укыту методикасының камил булмавы турында да әйткән: “Мин мәктәпкә килсәм, татарча яхшы сөйләшүче баланы эзли башлыйлар”, дигән Рөстәм Миңнеханов.

“Миңа үз телемдә сөйләшергә беркем дә комачауламый. Киңәшмәләрдә сөйләшәм. Мин үз гаиләләрендә балаларын туган телгә өйрәтә алмаган, әмма милли сәясәт турында халык алдында сөйләнергә яраткан кешеләр өчен оялам. Әгәр дә без мәдәниятебезне саклыйк дисәк, аналар да үз балаларында туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш”, дигән Татарстан президенты. Бу әңгәмәдә тагын башка мөһим сорауларга да җавап бирелгән.

Милләт тирәсендә сәер болгану

Рус булмаган милләтләргә кырын карау җәмәгатьчелекне борчый. Бу көннән-көн ачыграк сизелә. Радио, ТВ тапшыруларында, матбугатта “россиян” кушаматының мөһимрәк булуы турында кабатлап торалар. Бу нәзберек темага әйткән һәркем милләтара ызгыш чыгаручы экстремист чараларында гаепләнергә бик мөмкин.

“Толерантлык” дигән хикмәтле сүзне хәзер онытып баралар. “Башинформ” агентлыгының 10 февральдә бастырып чыгарган бер хәбәре Татарстанда зур кызыксыну уятты. Уфа шәһәр думасында “Гадел Русия” фиркасенең депутаты Иосиф Марач Андрей Балабановның атаклы “Туган” (“Брат”) дигән фильмы турында Русия генераль прокуроры Юрий Чайка исеменә мөрәҗәгать җибәргән икән.

Депутат зур кино бәйгеләрендә бүләкләнгән фильмның баш каһарманының “Син миңа туган түгел, ә кара артлы бер серкә” (“Не брат ты мне, а гнида черножопая”) дигән җөмләсендә экстремизм һәм милләтара ызгыш чыгару билгеләре барлыгын тәгаенләүне сорый.

“Брат” фильмыннан өзек


Бу атаклы җөмлә кергән фильм кисәге интернет сәхифәсенә куелгач, ике көн эчендә 300 меңнән артык кеше аны кереп караган. “Башинформ” агентлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, депутат бу җөмлә Русия гражданнарының мәнфәгатьләренә кагыла һәм илдәге татулыкка һәм тынычлыкка яный дип белдерә.

Хакыйкать яклаучылар һәм коткы таратучылар

Уфа депутаты Сергей Бодров уйнаган атаклы фильм турында прокурорга юллаган мөрәҗәгатендә төп-төгәл мәгълүмат биргән. Милләтара мәсьәләне тикшергәндә, чыннан да гайбәт-коткы тарату үзе бер куркыныч корал булып тора. Әмма чынлыкта башка милләт кешеләренә “гнида”, ”чурка” дип атау кебек үк, хәтта аннан да куркынычрак кушымта тагучылар бар.

Соңгы вакытта Regnum.ru интернет-сәхифәсендә көн саен диярлек милләтчеләр, сепаратистлар фаш ителгән, чынлыкта тикшерелмәгән мәгълүмат куела. “Азатлык” радиосына да еш кына агулы сәламнәр килеп тора.

Бер төркем карт милләтчеләрнең Казанда рус гаскәриләре һәйкәлен шартлатырга дип кайдадыр әйткән саташу сүзләре өчен “Азатлык” радиосының Казан бюросы дегеткә буяла. Хәзерге провокаторлар кайнашкан чорда кемне дә булса яклау, хуплау, кая булса да үгетләү үзе бер яман һәм куркыныч икәнлеге ап-ачык.

Шулай да кыек атып, туры тидерергә тырышучылар шул ук интернет-сәхифәдә үзләренең осталыкларын шомарта. Имештер, билгеле бер татар язучысы, радикаль милли төркем җитәкләүче ханым белдерүләр, өндәмәләр белән чыгыш ясауда “Азатлык” радиосы җаваплы булып чыга.

“Татар милләтче-сепаратистлары Мисырдан үрнәк алырга чакыра” (“Татарские национал-сепаратисты призывают следовать примеру Египта”) дигән мәкаләдә “Азатлык” радиосы бу чыгыш һәм өндәмәләрне трансляцияләгән дип акка кара белән язып куелган. Әгәр дә кайда да булса Мисырдагы вакыйгалардан үрнәк алып тәртипсезлекләр башланса, моның өчен радио гаепле, имеш.

Чынлыкта исә, “Азатлык” радиосы мондый өндәмәләрне һәм мөрәҗәгатьләрне эфирда трансляцияләмәде, ә инде интернетта таралган фикерләр, сүзләр – алар бөтен дөньяга бер тоткарлыксыз сибелә. Әгәр дә халыкны 1937 ел тәртипләре буенча җавапка тарттырсаң, хәзерге мәгълүмат агымы өчен берничә миллиард кешене утыртып куярлар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG