Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәхкәмә элекке президент Мөшәррәфне кулга алырга карар чыгарды


Пакстанда террорчылык мәсьәләләрен караучы мәхкәмә илнең элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәфне кулга алырга карар чыгарды.

Прокуратура белдерүенчә, Мөшәррәф 2007 елда экстремистларның элекке премьер-министр Беназир Бһуттоны үтерү ниятен алдан белгән булган, әмма бу һөҗүмне булдырмау өчен тиешле чаралар күрмәгән.

Бһутто 2007 елның декабрендә Равалпинди шәһәрендәге сайлау алды җыенында үтерелде.

Хәзер Лондонда яшәүче Мөшәррәф бу гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG