Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә «Нәфрәт Көне» митингы үтә


Мәскәү үзәгендә чираттагы «Нәфрәт Көне» чарасы үтә.

Рәсми рөхсәт ителгән чара «Хакимиятне алмаштырырга вакыт!» дигән шигарь астында үтә.

Мәскәү шурасы һәм «Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов әйтүенчә, митингта фатир акчаларын алдан түләп алданганнар, экологлар, оппозицион оешмалар активистлары катнаша.

Митингта катнашучылар үз таләпләрен Русия президенты идарәсенә тапшырырга җыена.

Былтыр «Нәфрәт Көне» җыенын оештыручылар бер мәртәбә дә үз чараларын Мәскәү мериясе белән килештерә алмады, аларның митинглары милиция тарафыннан таратылып килде.
XS
SM
MD
LG