Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәзәир һәм Йәмәндә протест җыеннары үтә


Җәзәир белән Йәмәндә киңкүләм протест чаралары үтә.

Җәзәир башкаласында оппозиция ватандашлык иреклекләре һәм реформалар таләп итәп ризасызлык йөреше оештырды.

Оештыручылар әйтүенчә, анда берничә мең кеше җыелган.

30 меңлек полиция көчләре белән бәрелешләр булган дип хәбәр ителә.

Йәмән башкаласы Сана үзәгендә берничә мең демонстрацияче президент Гали Габдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итә.

Хакимият тафардарлары һәм полиция аларга каршы тора.

Тунис белән Мисырда авторитар президентлар бәреп төшерелгәннән соң кайбер гарәп илләре хакимиятләре киңкүләм чуалышлар була калса дип иминлек чараларын арттырды.
XS
SM
MD
LG