Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдәге демонстрациячеләр таралышырга теләми


Мисыр башкаласы Каһирәнең Таһрир мәйданында демократия таләп итүчеләр хәзерге вакытта илне идарә итүче Югары хәрби шура демократик реформаларны яклаучы мөрәҗәгать белән чыкмый торып мәйданнан таралмаячакларын белдерә.

Каһирәдә киңкүләм протест чараларын оештыручылар бүген шундый таләп куйды.

Алар гадәттән тыш вәзгыять тәртибен бетерүне, сәяси тоткыннарны азат итүне һәм хәрби мәхкәмәләрне таратуны таләп итә.

Ул арада хәрбиләр коммендант вакытын киметте. Хәзер ул кичке сигездә түгел, ә 12-дә башлана.

Каһирә һава аланы башлыгы үзендә баш прокурор рөхсәтеннән башка илдән чыгарга ярамаган элекке түрәләр исемлеге булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG