Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты идарәсе башлыгы япон тышкы эшләр министры белән очрашты


Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин Токионың Курил утрауларына Русия рәсмиләренең килүенә карата булган мөнәсәбәте сәбәпле Русия белән Япония арасындагы территориаль проблема турында сөйләшүнең мәгънәсе югала диде.

Моны ул Мәскәүгә килгән Япония тышкы эшләр министры Сэйдзи Маэхара белән очрашудан соң әйтте.

Җомга көнне Маэхара белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров арасындагы сөйләшүләрдән соң тарафларның территориаль бәхәстәге позицияләре үзгәрмәде дип белдерелде.

Икенче дөнья сугышы ахырында Мәскәү басып алган бу дүрт утрауны Токио әле дә үз җирләре дип саный.
XS
SM
MD
LG