Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Guardian газеты журналистына виза бирде


Лондондагы Русия илчелеге Британиянең Guardian газеты журналисты Люк Һардингка виза бирде.

Журналист инде Мәскәүгә килгән.

Һардинг Азатлык Радиосына әлегә бу турыда сөйләргә теләмәвен белдерде.
Узган атнада Һардинг Русиягә кертелмәгән иде.

Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, ул чит ил журналистларын аккредитацияләү тәртибен бозган булган. Аерым алганда террорга каршы чара узган урынга алдан хәбәр итмичә барган.

Дүшәмбе Лондонга Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бара.
XS
SM
MD
LG