Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозиция митингы алдыннан прокуратураның махсус бүлеге ачылды


Иранда прокуратураның киңкүләм мәгълумат чараларында һәм мәдәният өлкәсендә шаригать кануннарын бозучылар белән эш итәчәк махсус бүлеге оештырылды.

Рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы моны Тәһранда иртәгәгә билгеләнгән протест чарасы алдыннан белдере.

Оппозицион Яшел Хәрәкәт Мисыр белән Тунистагы хөкүмәткә каршы урам җыеннарына теләктәшлек йөзеннән 14 февральдә митинг үткәрмәкче.

Иран хакимияте Мисыр белән Тунистагы демонстрациячеләргә яклау белдерсә дә, оппозициягә урам җыены үткәрергә рөхсәт итмәде.

Оппозицион интернет сәхифәләре оппозиция җитәкчеләренең халыкны рөхсәтсез дә җыелырга чакыруын хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG