Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубровкадагы террор һөҗүмен тикшерү дәвам итәчәк


Мәскәү прокуратурасы Дубровкадагы театрда булган террор һөҗүме турында җинаять эшен ябу карарын гамәлдән чыгарды.

Зарар күрүчеләрнең адвокаты Игорь Трунов әйтүенчә, адвокатлар тикшерүчеләрне тотыклар алуда катнашкан барлык сугышчыларның да тотылмаганлыгына ышандыра алган.

Тикшерү эше дәвам итәчәк.

2002 елда кораллы төркем “Норд Ост” музыкаль тамашасын карарга килгән 900-дән артык кешене тотык итеп алган иде.

Рәсми саннарга караганда, әлеге һөҗүмдә 129 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG