Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә президентка каршы демонстрацияләр дәвам итә


Йәмән башкаласы Санада берничә мең студент һәм активист президент Гали Габдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп бүген дә урам җыены үткәрә.

Студентларга юристлар һөнәр берлеге дә кушылды.

Хакимиятне яклаучы дистәләрчә кеше яшьләрнең бу җыеннарына каршы торырга тырыша. Полиция аларның үзара бәрелешүенә юл куймый.

Йәмәндәге протест чаралары Мисыр белән Туниста хакимият алмашына китергән урам җыеннарыннан соң башланды.
XS
SM
MD
LG