Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Мәүлид аена багышланган җыен узды


Сембердәге мәчет
Сембердәге мәчет

Бу җыенда өлкәнең барча диярлек мәхәллә вәкилләре катнашты. Ләкин вәгазьнең урыс телендә укылуы белән ризалашып булмый.

Җыенны өлкәнең мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов ачып җибәрде. Ул Уфадан алып кайткан тәэсирләре белән дә бүлеште:

“Уфада мөфтиләр җыелышында катнашып кайттык. Бу шәһәрнең динебез үсешендә аеруча зур роль уйнаганына инанып кайттык. Анда олуг Җәмигъ мәчет төзер өчен зур мәйдан җир биргәннәр. Ирләргә аерым, хатын-кызларга аерым биналар төзелә. Президент Медведев та бу олуг төзелешкә ярдәм вәгъдә иткән. Без дә үз өлешебезне кертербез, иншалла”.

Сембердәге җыенда исә күрше Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан килгән Әделша хәзрәт тә чыгыш ясады. Ул үз авылында динебез торышы белән дә таныштырды: “Авылда тугыз мәчет эшләп килә, барчасында да бер үк вакытта моңлы азан яңгырый”, диде ул. Хәер, монысын күпләр белә инде. Бу авыл динебез генә түгел, икътисад ягыннан да бөтен татар дөньясына үрнәк булып тора. Әделша хәзрәтнең дин иреге биргән өчен ил җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерүе дә очраклы түгелдер.

Уфа егетләренең моңлы әһаң белән әйткән “салават”лары җыенны аеруча бизәде. Бу егетләрнең Коръән-кәримнән өзекләрне үзенчәлекле итеп укуларын да халык бик җылы кабул итте.

Кичәнең байтак өлешен Мәүлид кичәсенең мәгънәсе турында тирән эчтәлекле вәгазь һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы турында мәгълүматләр биләде. Видеотасмага язып алынган гарәп телендә укылган вәгазьнең урысчага тәрҗемәсен тыңлап утырды халык. Әлбәттә, файдалы гамәл, дияргә була. Тик менә залда урыслар булмаган кебек, татарча белмәгән татар да юк иде. Чарада исә, Сәүбән һәм Әделша хәзрәтләр чыгышыннан һәм Уфа егетләренең ана телендәге “салават”ларыннан тыш, башка татарча сүз яңгырамады да.

Халкыбызның киләчәген өч төп әсас тәэмин итә ала: изге динебез, фаҗигале тарихбыз һәм ифрат та бай телебез. Ни әйтсәң дә, әлеге чарада ана теленә игътибарның аз булуы белән ризалашып булмый.
XS
SM
MD
LG