Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда элекке министр урыбасарына карата җинаять эше ачылды


Башкортстанда вәкәләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнүче элекке мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Разалия Бигловага каршы җинаять эше ачылды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Биглова узган җәйдә Уфаның ике мәдәният йортыннан республиканың суверенлык игълан итү көнен бәйрәм итү өчен хөкүмәт биргән акчаларның бер өлешен, җаваплылыкка тарту белән янап, башка хисапларга күчерткән булган.

Бөтендөнья башкорт корылтаена өч миллион сум, кайбер хосусый эшмәкәрләрнең һәм физик затларның хисапларына алар бәйрәмне оештыруга ярдәм итә дигән сылтау белән 4 миллион сум күчертелгән.
XS
SM
MD
LG