Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:13

Каһирәдә демонстрацияләрнең яңа дулкыны башланды


Мисыр башкаласы Каһирәдә демонстрацияләрнең яңа дулкыны башланды.

Меңнәрчә кеше, шул исәптән банк хезмәткәрләре, җәмәгать транспортын, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр, туризм ширкәтләре хезмәткәрләре хезмәт хакларын арттыруны таләп итәп шәһәрнең төрле урыннарында җыелды.

Хөкүмәткә каршы демонстрацияләрдә катнашучылардан арындырылган Таһрир мәйданына 200-ләп полиция хезмәткәре чыкты.

Алар демонстрацияләрдә катнашканнарга теләктәшлек белдерде һәм элекке эчке эшләр министрын халык белән полицияне бер-беренә каршы куюда гаепләде. Күпләре чуалышлар вакытында һәлак булган полиция хезмәткәрләренең сүрәтләрен күтәргән.

Мисырда хакимиятне үз кулына алган Югары хәрби шура кичә парламентны таратты һәм элекке президент Хөсни Мөбәрәк чорында кабул ителгән конституцияне гамәлдән чыгарды.

XS
SM
MD
LG