Accessibility links

Тәһранда полиция оппозициягә митинг үткәрергә юл куймады


Иран башкаласы Тәһранда полиция оппозициягә Мисыр белән Тунистагы халык күтәрелешенә теләктәшлек җыены үткәрергә мөмкинлек бирмәде.

Шулай да илнең уртасындагы Исфаһан шәһәрендә мондый чарага йөзләрчә кеше җыелды.

Иран хакимиятләре оппозиция җитәкчеләренә аерым митинг үткәрүне рөхсәт итмичә аларны гарәб илләрендәге күтәрелешкә теләктәшлек белдереп хөкүмәт оештырган чараларга кушылырга чакырды.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Мир-Хөсәин Мусави интернет сәхифәсенә полициянең аны өеннән чыгармавы һәм телефон элемтәсен өзүе турында белдерә.
XS
SM
MD
LG