Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәүбә" мәчете халкы башка имамны кирәксенми


Узган елны Чаллы имам-мөхтәсибе итеп кабат Әлфәс хәзрәт Гайфулла сайланды
Узган елны Чаллы имам-мөхтәсибе итеп кабат Әлфәс хәзрәт Гайфулла сайланды

Чаллының “Тәүбә” мәчетендәге мәхәллә җыенында яңа имам урынбасарын билгеләү тәкъдиме халыкта ризасызлык тудырган. Алар фикеренчә, бу имам Идрис Галәветдинне читләштерү өчен эшләнә.

Чаллының “Тәүбә” мәчете мәхәллә җыенында шәһәр мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла бу гыйбадәт йортына имам урынбасары итеп яңа кешене тәкъдим иткән. Ләкин анда катнашкан халыкның барысы да моңа каршы чыккан. Шул чарада булган Әбү Гадел шәкерт сүзләренчә, җыелган 400ләп мәхәллә кешесе имамга яңа урынбасар кирәкмәвен әйткән.

“Чөнки мәчеттә бу вазифаны биләүче кешеләр җитәрлек. Аның хисапчысы тагын хуҗалык эшләре өчен җаваплы кешеләре, шулай ук үзеннән башка намаз укыта торган тагын дүрт кешесе бар,”, ди ул.

Әбү Гадел фикеренчә, яңа урынбасар билгеләп, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте киләчәктә имам Идрис хәзрәтне урыныннан читләштерергә исәп тота.

“Алар моны турыдан-туры эшли алмый, чөнки ул 1988 елда бирле хезмәт итә, монда мәчеткә нигез салган кеше, 80нән артык китап авторы һәм аны алсалар, халык шаулый башлаячак, ә яңа урынбасар куеп, алар аны тора-бара читләштерергә исәп тота”, ди ул.

Әйтергә кирәк, Идрис хәзрәт Галәветдин хәзерге вакытта Мисырда дәвалана. Аның улы Габдулла сүзләренчә, соңгы вакыйгаларга бәйле әтисенә ике тапкыр йөрәк өянәге булган.

“Мәчеттә кеше кундырырга ярамый, берәрсе куна калса яки Мәскәү һәм тагын кайда булса да террор гамәле булса, аны ФСБ гел чакыртып “Бу әйбергә ничек карыйсыз?” дип сорау ала иде. Аклана башласа: “Гаепле кеше генә аклана”, диләр иде. Шуларны уйлап шундый авыру хәлгә төште”, ди ул.

Басым булмады

Соңгы вакытта кайбер имам-мөхтәсибләрне урыннарыннан читләштерү турында мәгълүматлар таралса да, Габдулла аның әтисенә басым булмавын әйтә.

“Аңа беркем дә урыныннан китәргә боермады. Шулай ук мин Түбән Кама мәчете имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга да шалтыратып сорадым. Ул да андый басымның булмавын әйтте. Һәм моның ише гайбәтләргә ышанмаска кушты”, ди.

Ул үзе имам ярдәмчесе буларак, башта урынбасар куелуга ризалык биргән булган. Чөнки әтисе шулай кушкан.

“Әти үзе дә моңа каршы иде. Әмма “өстән” Әлфәс хәзрәт әйткәнгә ризалык бирергә булды. Ә Әлфәс хәзрәткә мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиздән йөкләмә килгән. Мин ул факс белән килгән кәгазьне хәзер кулымда тотып торам”, ди ул.

Аның фикеренчә, хәзергә әтисенә эштән китү турында басым булмаса да, яңа имам урынбасары билгеләп, киләчәктә нәкъ шул күздә тотылган.

“Әмма барлык җыелган мәхәллә халкы моңа юл куймады”, ди ул.

Әле узган атнада гына Әлфәс хәзрәт Гайфулла "Азатлык"ка бу имамнарны алмаштыру шаукымы Чаллыны читләтеп узуын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG