Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14
Җәдитчелек (яңару) хәрәкәте

Дини уку йортларында реформалар үткәрү заруриятен беренчеләрдән булып Мәрҗанинең шәкерте һәм фикердәше Хөсәен Фәезханов (1828-1866) "Ислахе мәдарис" исемле әсәрендә әйтә. Фәезханов анда мәдрәсә программасына дөньяви фәннәрне кертү һәм Аурупа тибындагы татар мәктәбе ачу тәкъдиме белән чыга. Нәкъ менә бу тәкъдимнәр Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) тарафыннан гамәлгә кертелә.

Исмәгыйль Гаспралы Бакчасарайда ачкан "ысуле саутия" яки "ысуле җәдид(ә)" мәктәбе Русия мөселманнары мәгарифе үсешендә борылыш ноктасы була. Мәктәпләрдә ул үзе язган һәм шәкертләрне кыска вакыт эчендә укый-язарга өйрәткән "Хуҗаи сыйбьян" дәреслеген куллана. Гаспралы яңа укыту алымын "Тәрҗемән" газетасы аша бөтен төрки дөньяга таныта. Нәтиҗәдә 1837 елда Касыйм (Ханкирмән) шәһәрендә икенче "җәдит мәктәбе" ачыла. 1905 елда инде Русиядәге 5 мең мөселман мәктәбендә, теге яки бу аермалар белән, "ысуле җәдит" укытылган була. Бу мәктәпләрнең иң зур өлеше Идел-Урал төбәгенә туры килә.

Мәдрәсәләр

Русия рәсми мәгълүматларына караганда, 1895 елда Казан губернасында 647 мәктәп-мәдрәсә исәпләнгән. Аларда 33907 шәкерт укыган. 1911 елда мәктәпләр 1822гә һәм шәкертләр саны 132 меңгә кадәр арткан. Уфа губернасында якынча 1500 мәктәп һәм мәдрәсә, 83000 укучы, Оренбур губернасында 152 мәдрәсә, 226 мәктәп һәм 16044 шәкерт исәпләнгән.

Идел-Урал буенда теркәлгән 45 мәшһүр мәдрәсә исемлеге:
  1. “Галия” мәдрәсәсе (Уфа). 1906 елда ачылган, башта 70 шәкерте булып, 1909/1910 уку елында бу сан 226га җиткән. Мәдрәсәдә төрек мөгаллимнәре дә укыткан.
  2. "Госмания" мәдрәсәсе (Уфа). "Ысуле кадим" нигезендә эшләгән. 400 тирәсе шәкерт укыган.
  3. "Хәсәния" мәдрәсәсе (Уфа). Дәүләт Думасы депутаты Сабир әл-Хәсәни тарафыннан ачылган. 300 чамасы шәкерте булган.
  4. Гариф хәзрәт Рәмиев мәдрәсәсе (Стәрлетамак-Уфа).
  5. Стәрлебаш мәдрәсәсе (Стәрлетамак-Уфа). Мөгаллиме Мөхәммәдшакир Тукаев II һәм III Дәүләт Думасына депутат итеп сайланган.
  6. "Кояш" мәдрәсәсе (Уфа). 500 чамасы укучысы булган.
  7. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе (Казан). Бу мәдрәсәнең мөдәррисе – танылган галим, 1917 елда мөфти итеп сайланган Галимҗан Баруди. 400 шәкерте булган. Мәдрәсәдән чыкканда шәкертләр Корьән, төрек теле (төрки), математика, география һәм рус теленнән имтихан биргәннәр.
  8. "Тайибийә" мәдрәсәсе (Казан). Шәкертләр саны – 200-250.
  9. "Касыймия" мәдрәсәсе (Казан). Шәкертләр саны – 200.
  10. "Бәйрәк" мәдрәсәсе (Уфа).
  11. Апанай мәдрәсәсе (Казан). Мәшһүр Апанаевлар тарафыннан финансланган. 800 чамасы шәкерте булган.
  12. Әмирхан мәдрәсәсе (Казан).
  13. Азимов (Әҗем) мәдрәсәсе (Казан).
  14. Мәрҗәни мәдрәсәсе (Казан). Мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани дәрес биргән уку йорты. Аның вафатыннан соң мәдрәсәгә Мәрҗани исеме бирелгән.
  15. Кышкар мәдрәсәсе (Казан-Арча).
  16. Чистай мәдрәсәсе (Казан-Чистай).
  17. Кызылъяр мәдрәсәсе (Казан-Чистай).
  18. Мәңгәр мәдрәсәсе (Казан-Арча).
  19. Сатыш мәдрәсәсе (Казан-Саба).
  20. Урду (Урда) мәдрәсәсе (Казан-Царевококшайск).
  21. Мәчкәрә мәдрәсәсе (Вятка).
  22. Түнтәр мәдрәсәсе (Вятка). Мөдәррисе – мәшһүр кадимче Ишмөхәммәд Динмөхәммәтов.
  23. Бубый мәдрәсәсе (Иж-Бубый-Вятка). Иң атаклы мәдрәсәләрнең берсе. Анда чит телләрдән хәтта француз теле дә укытылган. 1910 елда патша хөкүмәте әмере белән ябылган.
  24. "Хөсәения" мәдрәсәсе (Оренбур). 1890 елда сәүдәгәр Әхмәт Хөсәенов акчасына төзелгән. 1906 елда өч катлы яңа бинага күчкән. Мәдрәсәнең интернат бүлегендә 150, көндезге бүлегендә 160 шәкерт укыган. Дини гыйлем белән бергә тарих, география, химия, филология, төрк (төрки) теле, рус теле һәм әдәбияты кебек дөньяви фәннәр дә укытылган. "Хөсәения" дә казакъ егетләре дә белем алган.
  25. "Заһидия" мәдрәсәсе (Оренбург).
  26. Хөсәен мәдрәсәсе (Оренбург). Укыту ысуллары "Ысуле кадим"гә нигезләнгән.
  27. Гадиев (Һадиев) мәдрәсәсе (Чиләбе-Оренбург). 1904 елда төзелгән, шәкертләр саны – 200.
  28. Ахун Гөбәйдулла Корбангали мәдрәсәсе (Чиләбе-Оренбур). 300 шәкерте исәпләнгән.
  29. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе (Троицк-Оренбур).
  30. "Рәсүлия" мәдрәсәсе (Троицк-Оренбур). Мөдәррисе – танылган дин галиме шәех Зәйнулла Рәсүлев. Русия хөкүмәте тарафыннан сөрелгән. Мәдрәсәсендә якынча 440 шәкерте булган.
  31. Рахманкол мәдрәсәсе (Троицк-Оренбур). Мөгаллимнәреннән берсе танылган тарихчы Габдулла Баттал (Таймас) булган. 300 тирәсе шәкерте исәпләнгән.
  32. "Хилмия" мәдрәсәсе (Буа-Сембер).150 шәкертлек уку йорты.
  33. "Мөрия" мәдрәсәсе (Буа-Сембер). Шулай ук 150 шәкерт укыган.
  34. Колшәриф мәчете (Казан).
  35. Байморад хәзрәт мәдрәсәсе (Казан). Мөдәррисе Байморад бине Мөхәммәд әл-Казани әл-Мәнгәри-атаклы дин галиме. Гарәп теле грамматикасы буенча китап язган.
  36. Аитова мәктәбе (Казан). Бай Аитовлар гаиләсе финанслаган аз сандагы кызлар мәктәбе.
  37. Ләбибә мәктәбе (Казан). Бу кызлар мәктәбе 1904-1918 елларда эшләгән.
  38. Фәезханова мәктәбе (Казан). Кызлар мәктәбе буларак 1909-1912 елларда эшләгән.
  39. "Багбостания" мәктәбе (Оренбур). Шулай ук кызлар мәктәбе.
  40. Әдһәмова мәктәбе (Оренбур). Шәһәрдәге икенче кызлар мәктәбе.
  41. "Вәлия" мәдрәсәсе. (Оренбур). Мәшһүр татар язучысы Галимҗан Ибраһимов укыган мәдрәсә.
  42. Кызылъяр мәдрәсәсе (Петропавловск). Танылган Дәүләткилде гаиләсе (китапның авторы да бу аксөякләр нәселеннән) тарафыннан финансланган, кызлар өчен аерым сыйныфлар булган мәдрәсә.
  43. Омски мәдрәсәсе (Омски). Мәшһүр казакъ аксөяге һәм галиме Чыңгыз Вәлиханов башлангыч белемен шунда алган.
  44. Петербур мәдрәсәсе (Санкт-Петербург). "Нур" гәзите нәшире, Петербур имамы, ахун Гатаулла Баязитов тарафыннан оештырылган.
  45. "Мотыйгыя" мәдрәсәсе (Уральск). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай укыган мәдрәсә.
(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG