Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:45
Мәдрәсәләр (2)

1905 елның 17 ноябрендә игълан ителгән патша манифесты Идел-Уралда "ысуле җәдид"нең таралуына зур мөмкинлек ача. Ике ел эчендә, (1905-1907) Казан губернасында гына да, мәктәпләрнең 90 проценты яңача укытуга күчә. 1906 елда оештырылган I һәм II Русия мөселманнары корылтайларында белем бирү сөйләшүләрендә "ысуле җәдид"не куллану һәм уртак программа төзеп гамәлгә ашыру турында карар кабул ителә.

Ләкин бу эшне башкару җиңел булмый. Беренчедән, Русиядәге мөселман мәктәпләренең аларны оештырып торучы үзәге булмый, шуңа да кабул ителгән уку программасын тормышка ашыруны тикшерүдә тоту мөмкин булмый. Икенче төрле әйтсәк, бирелгән карарларны үтәү мәктәп һәм мәдрәсәләрнең мөдирләре теләгенә, белеменә һәм матди мөмкинлекләренә бәйле була. Карарны үтәмәүчеләргә "ни өчен аны гамәлгә ашырмыйбыз?" дип сорау куячак абруйлы оешма булмый. Икенчедән, мөселман мәктәп-мәдрәсәләре, Русия мәгариф министрлыгы ярдәменнән мәхрүм булып, ата-аналардан, халыктан җыелган иганә акчасы һәм байларның хәйрия акчасы исәбенә эшли.

Яңа ысул буенча, мәдрәсәләр дүрт бүлектән торырга тиеш була, ләкин бөтен мәдрәсәләрдә дә андый тәртип белән укыту мөмкин булмый. Асылда, иптидаи (башлангыч) мәктәп дүрт еллык, рөшдия белән игъдади (урта) мәктәп өчәр еллык һәм гали (югары) мәктәп өч еллык белем бирәчәк дип уйланыла. Бер шәкерт, 12-13 ел укыганнан соң, мәдрәсәне тәмамларга тиеш була. Әмма матди кыенлыклар бөтен бүлекләрне дә ачарга ирек бирми.

Хәтта Казанның мәшһүр Апанай һәм Мәрҗани мәдрәсәләрендә беренче өч бүлек кенә эшли, шулай итеп, шәкертләр галияне бетерү өчен башка мәдрәсәләргә бару мәҗбүриятендә кала. Азимов мәдрәсәсенең рөшдия белән игъдади өлешләре, Әмирхан белән Мансур мәдрәсәләрендә бары рөшдия бүлекләре генә эшли. Казанда "Мөхәммәдия", Оренбурда "Хөсәения" һәм Уфада "Галия" мәдрәсәләре дүрт бүлеккә дә ия сирәк уку йортлары була.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, матди мөмкинлекләре булганда, бирелгән белем сыйфатының дәрәҗәсе белән иң яхшы мәдрәсәләрдән саналган. Анда 500 шәкертне 20 мөгаллим укыткан. Шулай ук Ижбубый мәдрәсәсе дә, кечкенә касабада урнашуына карамастан, шактый шөһрәтле булган.

Җәдитчеләр ир балаларны гына түгел, кызларны укытуга да зур әһәмият бирә, махсус кызлар мәктәпләре оештырыла. Тәтештә (1908), Троицкида (1909), Оренбурда һәм Казанда (1913) Аитов, Хөсәенов, Мөштәри, Габитов, Әмирхан, Мирхәйдәр (Кызылъяр Дәүләткилде) кызлар өчен мәктәпләр ача. 1915 елда Троицкида кызлар өчен тәүге тапкыр мөгаллимәләр мәктәбе ачыла.

Бөтен бу мәктәпләрнең ата-аналар, химаячеләр һәм ярдәм оешмалары акчасына эшләгәнлеге билгеле. Бу уңайдан, Оренбур губернасы ачык үрнәк булып тора. Анда 595 мәчет исәпләнгән, һәр ике мәхәлләнең берендә мәктәп яки мәдрәсә булган, иң кимендә 20 ярдәм җәмгыяте аларга матди булышлык күрсәтә. Мәсәлән, 1912-1913 уку елында Уфа губернасындагы 1387 мөселман мәктәбенең 435енә вакыфлардан акча кергән. Авылларда урнашкан 322 мәктәпнең 123е шулай ук вакыф акчасыннан файдаланган. Оренбур, Казан, Уфа һәм Чистай кебек шәһәрләрдә бер өлеш мәдрәсәләр ныклы таштан салынган биналарда урнашкан булуы аларның зур керемгә ия икәнлеген күрсәтә.

Стәрлебаш мәдрәсәсенең 30 бинасы була. Оренбурдагы "Хөсәения", Казандагы "Госмания" һәм Мәрҗани мәдрәсәләре, Чистайдагы Габделваһаб мәдрәсәсенең биналарыннан тыш, табыш китерә торган җирләре дә була. Өстәвенә, шәкертләргә стипендия дә түләнә. Әлбәттә, бу акча бөтен мәдрәсәләрдә дә җитәрлек дәрәҗәдә булмый. Шулай да, мәсәлән, Уфа губернасында сорашып белешүләргә караганда, 2027 шәкертнең 290ы стипендиянең микъдарын җитәрлек дип санаган.

Гомумән алганда, татар-башкортларда мәктәпләшү дәрәҗәсе шактый ук яхшы була. Мәсәлән, Уфа губернасында 1914 елда татар мәктәпләре саны 1600гә кадәр арта. Шулардан якынча 100енең инде бер гасырлык тарихы булуы милли мәгариф традициясенең ныклы икәнлеген күрсәтә. Шулай ук, 1905 елгы рус инкыйлабыннан соң, ике ел эчендә, яңадан 292 мәктәпнең (1600нең 18 проценты) ачылуы мәктәпләшү тизлегенең югарылыгына дәлил булып тора.

Идел-Урал буендагы мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алган татар-башкортлар (гадәттә, аларда казакъ яшьләре дә укыган) процент нисбәтендә шул ук төбәкләрдә укыган урыс укучы балалардан күбрәк була. Уртачасын алганда, һәр тугыз мөселманның берсе шәкерт булган хәлдә (кызларда һәр 12нең берсе), урысларда һәр 14 егеткә бер, һәр 55 кызга бер укучы туры килгән.

Тик шуны да әйтергә кирәк: мөселман мәктәпләрендәге уку-укыту урысларның тәртибеннән бик нык аерылып торганга, шәкертләр урыс телен өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Шулай итеп, мөселманнар ябык бергәлек тәшкил иткән. Әлбәттә, моның начар яклары байтак булган һәм татар зыялылары бу хакта еш кына искәртеп торганнар.

(Дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG