Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда хәрбиләр каршылык чараларын туктатырга чакыра


Хезмәт хакларын арттыруны, үзләре эшләгән ширкәт башлыкларының китүен таләп итеп җыелган халык куып таратылды.

Хөсни Мөбәрәк инде ил белән идарә итми. Берьяктан, халыкның иң зур таләбе канәгатьләндерелгән кебек булса да, каршылык чаралары дәвам итә.

Хәзер төрле оешма, ширкәтләрдә эшләүчеләрнең таләпләре үзгәрде, алар үз җитәкчеләреннән канәгать түгел. Дүшәмбе көнне дәүләтнең яшьләр спорт оешмасы каршылык белдереп урамга чыкса, туристлык индустриясе вәкилләре, алар 150ләп кеше, пирамидалар каршына җыелды.

Шулай ук җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр дә хезмәт хакларыннан риза түгел.

Протест чараларының яңа дулкыны инде үзләре эшләгән ширкәт башлыкларының да вазифаларыннан китүен таләп итә. Мисырдагы бер банкта эшләүче Самир Мөхәммәд Әссәид:"Җитәкчеләр белән гади хезмәткәрләр арасында эш хакы аермасы бик зур", ди.

“Без елларча бу мәсьәләне күтәреп килдек. Әмма җитәкчеләрнең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Шикаять итүчеләрне эштән кудылар. Эш хакы аермалары шулкадәр зур, кемгәдер бик түбән хезмәт хакы түлиләр, кемдер меңләгән фунт ала”, ди Әссәид.

Банклар дүшәмбе көнне дә ябык иде. Иртәгә Мисырда бәйрәм. Мәүлид бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәр туган көн.

Демократик юл шик астында

Мисырның яңа хәрби хакимияте каршылык белдерүне туктатырга, урам йөрешләрен һәм эш ташлауны туктатырга чакырды. Бу хакта алар дәүләт телевидениесе аша хәбәр иттеләр.

Халыкара мәгълүмат чаралары хәрби көчләрнең югары шурасы хакимиятне үз кулына алгач та, илдәге үзгәрешләр демократик юл белән китмәс дип шик белдерә. Идарә икенче көнне үк катылана башлады. Алга таба каршылык белдерүчеләр рәхимсез рәвештә кулга алынырга мөмкин, дип тә әйтелә.

Дүшәмбе хәрбиләр Тахрир мәйданына җыелганнарга өйләренә таралырга кушты. Каршылык күрсәткәннәрне алар күсәкләр белән мәйданнан кысрыклап чыгарды.

Идарә хәрбиләр кулына күчкәч, әлеге хәрби шурага кергән 16 зур йогынтыга ия генерал парламентны таратты һәм конституция үз көчен югалтты, дип белдерде. Ил белән без 6 ай, ягъни президент һәм парламент сайлауларына кадәр идарә итәбез, дип әйттеләр.

Мөбәрәк мәрткә киткәнме?

Гарәп дөньясы мәгълүмат чаралары, илдәге күтәрелеш, каршылыклар Хөсни Мөбәрәк сәламәтлеген нык какшаткан, дип якшәмбе көнне үк язган иде.

“Әл-Масри әл-Яум” газеты хәбәр итүенчә, 83 яшьлек Мөбәрәк мәрткә киткән. Янәсе аңа өендә ярдәм итәргә тырышалар.

Мисырның рәсми “Әл-Җөмһүрия” газеты исә дүшәмбе көнне бу хәбәрне кире кагып, Мөбәрәкнең рухи халәте нык авырлашкан булуга карамастан, ул дәваланудан баш тарта”, дип белдерә.

Мөбәрәк Германиягә дәваланырга очкан дигән хәбәрләр дә бар. Узган ел ул анда үт куыгын алдырган иде.

Әмма дәүләт хезмәтендә булганнарның сүзләренә караганда, Мөбәрәк вазифаларыннан киткәч, Шарм Әл-Шәехтәге резеденциясенә килгән һәм Германиягә очкан. Германия рәсмиләре бу хәбәрне кире кага.
XS
SM
MD
LG