Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә инде дүртенче көн протест чаралары үтә


Йәмән башкаласы Санада йөзләрчә яшь кеше илбашлыгы Гали Габдулла Салихның вазифасыннан китүен таләп итеп президент идарәсенә йөреш оештырды.

Йәмәндә протест чаралары инде дүртенче көн дәвам итә. Анда күбесенчә җирле университет студентлары катнаша.

Дүшәмбе Санада һәм Таэз шәһәрендә оппозиция һәм президент тарафдарлары арасында бәрелешләр булды. Берничә кеше яраланды.

Гали Габдулла Салих инде 32 ел буе хакимияттә утыра. Ул 2014 елгы президент сайлауда намзәт буларак катнашмаска вәгъдә итте. Әммә оппозиция моңа гына риза түгел.
XS
SM
MD
LG