Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Ми-28 хәрби боралагы каза белән төшеп утырганда аның командиры һәләк булды


Ставрополь краенда каза белән төшеп утырган Ми-28 хәрби боралагының командиры һәләк булды. Икенче очучының гомеренә куркыныч юк.

Бу турыда төбәктәге тәртип саклау оешмалары белдерде.

Боралак Буденнов районының Прасковье авылы янында төшеп утырган.

Беренчел мәгълуматларга караганда, казага мотордагы җитешсезлекләр сәбәп булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG