Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары Баш прокуратурага мөрәҗәгать юллады


Хокук яклаучылар Мәскәүнең Хамовники район мәхкәмәсе рәисе ярдәмчесе Наталья Васильеваның әйтәннәре турында тикшерү үткәрүне сорап Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

Дүшәмбе көнне Васильева хөкемдар Виктор Данилкин ЮКОСның элекке хуҗалары Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевка хөкем карарын Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе кушуы белән язган дип белдерде. Данилкин исә бу белдерүне яла ягу дип атый.

Прокуратурага мөрәҗәгатьне “Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев һәм “Мемориал” оешмасы башлыгы Олег Орлов һәм башка күренекле хокук яклаучылар әзерләгән.
XS
SM
MD
LG