Accessibility links

Башкортстанда Зәки Вәлиди көннәре бара


Зәки Вәлиди (1890-1970)
Зәки Вәлиди (1890-1970)

Башкортстанда танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди көннәре кысаларындагы чаралар башланып китте. Хәтер чаралары аның тууына 120 ел тулуга багышлана.


Зәки Вәлиди көннәре 14 февраль көнне башланып китте һәм тантаналар 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге көннәрне зурлап үткәрү турында президент Рөстәм Хәмитовның махсус күрсәтмәсе дә булган иде. Шуңа күрә аңа хөкүмәттән финанслар да бүленгән.

Зәки Вәлидине искә алу тантаналарына ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы вәкилләре дә килде. Аңа оешманың баш мөдире Дүсән Касеинов җитәкчелек итә. Вәкиллектә шулай ук Төркия эшкуарлары да, мәдәният әһелләре дә бар.

Дүшәмбе көнне кунаклар, Башкортстан рәсми затлары һәм башкорт милли оешмалары җитәкчеләре озатуында Ишембай шәһәрендә һәм районында булды. Әхмәтзәки Вәлиди музеенда булу, аның якташлары белән очрашулар һәм хәтер кичәсе оештырылды.

Ә төп чара сишәмбе көнне каралган. Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында, кич белән Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә башланып китте. Анда Төркиядән килгән кунаклар белән бергә, Башкортстан галимнәре, милләт зыялылары да катнаша.

Төркиядән бу бәйрәмгә Зәки Вәлидинең кызы белән улы да чакырылган булган. Әмма "аларның алдан билгеләнгән башка гыйльми җыеннарда катнашасы булгач, Уфага килә алмаганнар", дип аңлатты Башкортстан мәдәният министрлыгы вәкилләре. Уфада үтүче тантаналы кичәдә галимнәрнең Зәки Вәлиди хакындагы чыгышлары да, сәнгать осталарының мәдәни программасы да каралган.

Зәки Вәлиди көннәре кысаларындагы очрашулар 16 февраль көнне дә дәвам итә. Көндез Уфаның истәлекле урыннары һәм музейлары белән танышканнан соң, бәйрәмдә катнашучыларга Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” исемле спектакль күрсәтеләчәк.

Зәки Вәлиди шәхесе тирәсендә Башкортстанда бәхәсләр дә тынмый. Бәйсез электрон мәгълүмат чараларында аның наци Германиясе белән бәйләнештә булуы хакында имеш-мимешләр дә чыккалады. Хәтта Зәки Вәлиди тирәсендәге бәхәсләр шаукымы Русия Дәүләт думасына да барып җитте. Башкортстаннан сайланган депутатларның бер төркеме Федераль Иминлек хезмәтеннән Зәки Вәлиди хакында мәгълүматлар соратты. Депутатлар Башкортстанда Зәки Вәлидине зурлауга карата дәгъваларын җиткерде.

Шуннан соң, Башкорт галимнәре һәм милли хәрәкәт вәкилләре, үз чиратында, Зәки Вәлидинең исемен яклауны чакырып, ил президенты Дмитрий Медведевка да хат юллады. Ә берничә ел элек башкорт галимнәре Зәки Вәлиди фондын оештырып, акча туплый башлаган иде. Алар бу башлангыч Зәки Вәлидинең исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләргә ярдәм итәчәк дип белдерде. Бу фондка тарих галиме Марат Колшәрипов җитәкчелек итә.

2008 ел азагында Уфаның Фрунзе урамы Зәки Вәлиди исемендәге урам дип үзгәртелгән иде. Шулай ук Уфадагы милли китапханәгә дә туксанынчы елларда Зәки Вәлиди исеме бирелде. Танылган галимнең исемен мәңгеләштерү өчен, республикада башка чаралар да тормышка ашырыла. Былтыр аның “Башкорт тарихы” исемле китабы Уфада урыс телендә басылып чыкты.
XS
SM
MD
LG