Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:39

Башкортстанда әфган сугышы корбаннарын искә алалар


Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару чарасы

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару чарасы

Әлеге чаралар әфган сугышы тәмамлануга 22 ел тулу уңаеннан оештырыла. Уфадагы Офицерлар йортында шушы хәрби бәрелешләрдә катнашкан хәрбиләрнең кичәсе дә үтә.

15 февраль көнне Әфганстан сугышын кичкән якташлар Уфадагы Көньяк зиратта корбаннар истәлегенә ачылган һәйкәл алдына да чәчәкләр салды һәм, һәр елдагыча, митинг үтте.

Әфганстан сугышында Башкортстаннан катнашкан 343 егет һәлак булды. Аларның күпчелеге татар һәм башкорт егетләре. Меңнәрчә егет төрле яралар алды һәм гарип калды. Алты якташыбыз Советлар Берлеге каһарманы дигән югары исемгә лаек булды.

Әфганстан сугышы ветераннары Русия берлегенең Башкортстан бүлеге җитәкчеләренең берсе, Русия Дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдинов әйтүенчә, Уфа һәм башка шәһәр-район мәктәпләрендә әфган сугышын кичкән хәрбиләр белән очрашулар башланган.

XS
SM
MD
LG