Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ белән МАЗны кушу тәкъдим ителә


Русиянең “Ростехнологии” дәүләт ширкәте Беларус җитәкчелегенә йөк машиналары ясаучы КАМАЗ белән МАЗны берләштерергә тәкъдим итте.

“Ростехнологии” башлыгы Сергей Чемезов әйтүенчә, кушылган очракта, КАМАЗ МАЗның 100% хиссәләренә ия булачак. Ә МАЗның хәзерге хуҗасы, Беларус хөкүмәте яңа, берләштерелгән ширкәтнең хиссәләрен алачак.

Хәзер КАМАЗның иң зур хуҗалары “Ростехнологии” белән “Тройка Диалог” ширкәтләре. Беренчесе 50% тан аз гына кимрәк, икенчесе 27% хиссәләргә ия.

Чемезов КАМАЗның калган хуҗаларының да кушылуны яклавын белдерде.
XS
SM
MD
LG