Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:20

15 февральне – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнен - Казанда да искә алдылар. Казансу елгасы кырында урнашкан һәйкәл янында әфган сугышында катнашучылар, анда һәлак булучыларның туганнары, хәрбиләр, шәһәр хакимияте вәкилләре әлеге көнне билгеләп үтте.


Моннан нәкъ 22 ел элек совет хәрбиләре Әфганстаннан өйләренә кайтты. Совет хакимияте аннан җиңү белән кайттык дип әйткән булса, әфганчылар, без бары тик хәрби бурычны үтәдек дип белдерә.

Совет гаскәрләре анда башта тәртип урнаштыру өчен генә дип кертелсә дә, чынлыкта исә икенче бер мөстәкыйль илгә бәреп керә. Бу сугышта Татарстаннан гына да 9750 хәрби катнаша. Боларның 262се әлеге мәгънәсез сугыштан цинк табутларда кайта. 567 егет каты тән җәрәхәтләре ала. Ә 200дән артыгы гомерлек инвалид булып кала.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин чыгыш ясый

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, совет гаскәрләренә каршы бар яктан да ныклап хәзерләнгән дошманнар чыга.

“Әфганнарга Америка Кушма Штатлары, Пакстан һәм башка чит илләр ярдәм итте. Әмма без – ул вакытның иң көчле гаскәре аларга каршылык күрсәтә алдык. Безнең өчен боерыкны кемнең бирүе мөһим түгел иде, иң әһәмиятлесе без куелган бурычны үти алдык”, ди Погодин.

Шулаен шулай да, әмма бу боерыкны бирүчеләр аны илнең мәнфәгатен күздә тотып бирде микән? Бу сорауга бүгенге көндә беркем дә төгәл генә җавап бирергә теләми.

Гомумән, Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар һәр сүзләрен үлчәп сөйләшә. Барысы да иң беренче чиратта сугыш кырында һәлак булган иптәшләренең үз араларында булмауларына көенә.

Нинди генә һава торышы булуга карамастан, без 15 февраль көнне шушы һәйкәл янына килеп, әфганда үлеп калган иптәшләребезне искә алабыз, исәннәрнең хәл-әхвәлләрен сорашабыз, ди сугыш ветераннары.

Әфган сугышы ветераны Данис Хөрмәтов

Арча районында туып үскән Данис Хөрмәтов, бу чарага совет заманында күбрәк игътибар бирелә иде, ди.

“Элегрәк бу искә алу яхшырак оештырыла иде. Хәзер демократиягә кергәч, кешеләр әз килә башлады. Элек зиратларга бара идек. Каберләргә чәчәкләр сала идек. Еллар узган саен әллә инде бу көн онытыла башлады – белмим.

Безнең гаиләдән Әфганстанда 2 кеше – мин һәм энем хезмәт иттек. Әфган сугышына карата шуны әйтер идем: бу сугыш бер яктан караганда уйланылмаган булгандыр инде. 13 мең кешенең гомере өзелү бик аяныч. Ул вакытта хөкүмәткә бу сугыш карары кирәк булгандыр, күрәсең.

Күпләр Әфганстанга хәрби хезмәткә китәсен белмәсә дә, миңа бер иптәш егетнең апасы әйтте. Киткәндә безне этләр белән алып киттеләр. 1981 елда мин шулай итеп Әфганстанга килеп эләктем”, ди Данис Хөрмәтов.


Әфган сугышы ветераны Әхәт Сафиуллин бу илгә без бары тик ярдәм итәр өчен кердек. Әфганстанга кабат барырга дип әйтсәләр, бары тик карап кайтыр өчен генә барыр идем, сугыш өчен түгел, ди.

Әфган сугышында улын югалткан Рөстәм Акчурин исә, бик күп урында Татарстаннан китеп һәлак булучыларның исемнәре язылган истәлек такталары бар, ди. Ләкин Казандагы һәйкәлдә мондый исемле такта юк. Үз ватаннары өчен дип гомерләрен кызганмаучыларга республиканың көче җитәргә тиеш дип, мөрәҗәгать белән чыкты ул.

Әфганстаннан чыгуны искә алу чарасында катнашучылар арасында татарлар бик күп күренде. Хәер, алар Әфганстанда да бик күп булган икән.


Исемен әйтергә теләмәгән бер әфган сугышы ветераны, Әфганстанда татарлар бик күп сугышты, ди. Әссәләмегаләйкем дип исәнләшкәч, әфган халкы безгә мөселман күзлегеннән чыгып, шулай да җылы карый иде.

Әмма хәзер булса, мин кабат чит илдә сугышмас һәм үз улларымны да мондый хәрби хезмәткә җибәрмәс өчен кулымнан килгән бар нәрсәне дә эшләр идем, дип белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG