Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

14 февраль кичендә Камал театрының зур сәхнәсендә шагыйрь Һади Такташның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.


“Киләчәккә хатлар” исемле искә алу чарасында шагыйрьнең иҗатына хәзерге буынның да битараф булмавы күренде: залда буш урыннар калмаган иде.

Һади Такташка багышланган кичә үзенчәлекле иде, бер сулышта үтте, ди анда катнашкан тамашачы. Галиәсгар Камал театрында узган бу чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев, сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Илгизнең милли-мәдәни иҗат кичәләрен заманча, башкачарак эшләвен Камал театрына еш йөргән кешеләр яхшы белә. Бу юлы да аның режиссерлык сәләте югары бәяләнде.
Камал театрында Һади Такташка багышланган кичә


Камал театры сәхнәсе түрендә Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрь Ринат Харис кебек өлкән каләм ияләреннән тыш яшь иҗат әһелләре, Камал театрының танылган артистлары чыгыш ясаган.

“Һади Такташ нәкъ Габдулла Тукай кебек иҗатка, әдәбиятка яшьли килә. Тукай шикелле тормыш университеты аша уза, шуңа да аның иҗатында халык язмышы, милләт язмышы беренче урында тора”, диде Илфак Ибраһимов Такташны Тукай белән чагыштырып.

Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең “Мокамай”, “Алсу”, “Киләчәккә хатлар”, “Газраилләр” кебек әсәрләреннән өзекләр укылды.

Чит төбәктән килгән кунаклардан, Мордовия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Шамил Бикмаев һәм Саранскидан килгән укытучы, радиожурналист Рәшидә Ипкәева чыгыш ясады.

Әдәби кичәдә катнашкан премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева белдергәнчә, шагыйрьнең шигырьләрен хәзерге буын яхшы белә: артистлар сөйләгәндә, Такташ әсәрләрен халык урыннарда кабатлап барган икән.
Мокамай

Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар...
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез кара;
Сары чәчлесе ул – мин идем,
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Ак каенга асылып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым,
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәлмәдең,
Калдың,
Югалдың...
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны...
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме җәфа чигеп яшәдек...
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башлаган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип...
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурычым,Мөхәммәтҗан,
Йолу синең яман атыңны!..

.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG