Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстандагы шартлаулардан үлүчеләр саны өчкә җитте


Дүшәмбе кичендәге шартлаулар нәтиҗәсендә шулай ук тагын ике милиционер һәлак булды, 26 кеше яраланды. Яраланганнарның икесенең хәле аеруча авыр.

Беренче бомбаны милиция бүлеге янында бер интихарчы хатын шартлаткан. Беренчел мәгълуматларга караганда ул “Ногай җәмәгате” төркеме башлыгы, хокук саклау оешмалары тарафыннан эзләнгән Виталий Раздобудьконың хатыны Марина Хорошева диелә.

Аннан соң икенче террорчы тикшереп үткәрү капкасы янында бомбалы машина шартаткан.

Беренче шартлау көче биш килограм, икенчесе җитмеш килограм тротил куәтендә булган.
XS
SM
MD
LG