Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда "Мөселман кардәшлеге" сәяси фиркагә әверелмәкче


Мисырда иң борынгы исламчы оешмаларның берсе, “Мөселман кардәшлеге” сәяси фирка оештырырга җыена.

“Мөселман кардәшлегенең” бүгенге белдерүендә илдәге яңа хакимият бу оешманың тыелуын гамәлдән чыгару белән фирка оештырылачагы әйтелә.

Узган атнада хакимияттән төшерелгән президент Хөсни Мөбәрәк чорында бу оешма тыелган иде.

“Мөселман кардәшлеге” Мисырда иң оешкан дини-сәяси көчләрнең берсе санала. Һәм ул Мөбәрәкнең китүенә сәбәп булган урам җыеннарына иң зур өлеш кертүчеләрнең дә берсе булды.

Илдә хакимиятне үз кулына алган Югары хәрби шура ярты ел хакимияттә булып ирекле сайлаулар үткәрергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG