Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда яңа конституция референдумга чыгарылачак


Мисырда хакимиятне үз кулына алган Югары сәяси шура конституциягә үзгәрешләр проектын ун көн эчендә тәкъдим итәчәген белдерде.

Яңа конституцияне әзерләүгә иң танылган юристлар җәлеп ителгән.

Конституция комиссиясе әгъзалары арасында әле дә рәсми рәвештә тыелган “Мөселман кардәшлеге” оешмасы вәкиле дә бар.

Президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән төшерелгәннән соң ил конституциясе гамәлдән чыгарылды.

Яңа конституция проекты референдумга чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG