Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

Мокамай


Мокамай

Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар...
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез кара;
Сары чәчлесе ул – мин идем,
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Ак каенга асылып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым,
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәлмәдең,
Калдың,
Югалдың...
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны...
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме җәфа чигеп яшәдек...
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башлаган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип...
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурычым,Мөхәммәтҗан,
Йолу синең яман атыңны!..

.
XS
SM
MD
LG