Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон ираннарга теләктәшлек белдерде


Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иранда каршылык чараларына чыгучыларның батырлыгын һәм тәвәккәллеген хуплады.


Клинтон Ирандагы соңгы хәлләргә мөнәсәбәттә, ил җитәкчелеген Мисырда булган вакыйгаларны исәпкә алырга чакырды. 20 көнгә сузылган каршылык чаралары вакытында Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Клинтон, Иран хакимиятләре алдан ук тыюга карамастан, Тәһран, Шираз һәм Исфаһан шәһәрләрендә каршылык белдереп урамнарга чыкканнарның батырлыгын һәм үз фикерләрен белдерергә омтылуларын хуплады. Һәм Иранны Каһирәдән сабак алып ачык сәясәткә чакырды.

“Без Иран халкының да төп кеше хокукларын яклыйбыз. Алар да Мисыр халкы кебек үк тугач та, бертигез хокукларга лаеклы”, диде Клинтон.

Югары рухи җитәкчегә каршылык белдерелде

Шираз һәм Исфаһанда кичәге урам җыеннары мисырларга теләктәшлек белдереп үткәрелсә дә, пикетлар вакытында Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаминига каршы чыгышлар да булды.

Ирандагы оппозиция сәхифәсе хәбәр итүенчә, әлеге каршылыклар вакытында бер кеше үлгән һәм дистәләрчә кеше кулга алынган. Иминлек көчләре күзне яшьләндерүче газ сипте һәм һавага атты.

Иран рәсми хакимияте Мисырдагы күтәрелешләрдә оппозицияне хуплап чыккан иде. Ә үзендә тыйды. Моны кичәге хәлләр дәлилли. Һиллари Клинтон да моңа игътибар итте.

“Иранның башкаларны демократиягә өйрәтүе көлке кебек тоела. Без сезнең белән сөйләшеп утырганда да, Иран үзендә протест белдерергә теләгән кешеләрне көч белән бастыра. Минемчә, Якын Көнчыгышта, алай гына да түгел, дөньяга Иран үрнәк була алмый”, диде Клинтон кичә “Әл Һура” телевидениесенә биргән әңгәмәдә.

Шундый ук эчтәлектәге белдерү белән Британия тышкы эшләр министры Вильям Һаг та чыгыш ясады. “Иран халкы нәкъ Мисыр халкы кебек үк үз карашларын белдерергә хокуклы”, диде ул.

Иран гаепне читкә ташлый

Иран хакимиятләре кичәге ризасызлык чараларын АКШ, Британия, Израил оештырды дип белдерә.
Иран мәҗлесе әгъзалары оппозиция җитәкчеләрен җәзага тартырга өнди

IRNA рәсми агентлыгы белдерүенчә, Иран мәҗлесе депутатлары оппозиция җитәкчеләре Мир-Хөсәин Мусави һәм Мәһди Каррубины, оппозициягә теләктәшлек белдергән элекке президент Мөхәммәт Хаттамины җәзага тартырга өндәгән.

Парламент башлыгы Али Лариҗани оппозицияне тикшерү өчен комитет төзергә кушкан.

Мисырда чуалышлар башлангач, Мусави һәм Карруби 14 февральдә ил буйлап ризасызлык чаралары үткәрергә чакырган иде. Алар икесе дә узган атнада ук өйләреннән чыгарылмады. Оппозициядәгеләр белән бәйләнеш булмасын дип телефоннары өзелде.

Иранда соңгы вакыйгалар 2009 елның декабреннән соң иң зур каршылык чаралары булды. Ул вакытта 8 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG