Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәдәниятенә акча юк, урыс ватандарлыгын тәрбияләүгә - 80 миллион


Түбән Кама хәрби комиссариатының яңа бинасы
Түбән Кама хәрби комиссариатының яңа бинасы

Якын арада Түбән Кама шәһәр хәрби комиссариаты үз эшен элекке мәктәп бинасында дәвам итәчәк. Әлеге мәктәпне хәрбиләр өчен яңарту эшләренә республика һәм Түбән Кама казнасыннан 80 миллион сум акча тотылган.


Биредә табиб комиссияләре, офицерлар белән әңгәмә бүлмәләре генә түгел, тулы бер комплекс булачак. 5000 квадрат метр булган бинада автомобиль мәктәбе, физкультура үзәге, эзтабарлар төркемнәре һәм II Дөнья сугышы музее эшләячәк. Мондый хәрби комиссариат Түбән Кама халкына кирәк идеме, аңа ихтыяҗ булганмы?

Хәлил Әюпов
“Элекке комиссариат бик җайсыз урында – 5 катлы йортның соңгы катында иде. Хәзерге бина комиссариат өчен бик уңайлы, эшләр алып бару җиңел булачак. Монда булган уңайлыклар – тормышта кирәк нәрсә һәм күченү – уңай күренеш. Ә менә татар мәгарифе, мәдәнияте өчен акча табылмаган бер вакытта хәрбиләр өчен акча табылган. Күрәсең, хакимият хәрби мәсьәләләргә күбрәк игътибар итә,” ди каланың ТИҮ рәисе, Түбән Кама Шурасы депутаты Хәлил Әюпов.

“Азатлык” хәбәрчесе Түбән Камада булган вакытта хәрби комиссариатның күченү мәшәкате башланмаган иде. Ләкин ул вакытта ук бинаның төрле яктан милиция күзәтүе астында булуы күренде. Монысы инде булачак хәрби комиссариатның озакламый эшли башлавына, аны ачу тантанасына зур-зур түрәләрнең килүенә алдан ук саклык чаралары күрүгә бер фал булып торадыр.

Рәсми булмаган хәбәрләргә күрә, хәрби комплекс 23 февральдә ачылырга мөмкин. Инде күченү эшләре башланган. Түбән Камадан күреп, Чаллыда да хәрби комиссариат комплексы төзеләчәк, дигән сүзләр йөри. Ләкин моны раслаучы дәлилләр әлегә юк.
XS
SM
MD
LG