Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Спортның кеше күрмәгән якларын ачабыз”


Алмаз Шәрәфиев
Алмаз Шәрәфиев

Казан егете Алмаз Шәрәфиев “TatarstanSports.ru” сайтын ачып җибәргән. Әңгәмәбез әлеге сәхифә һәм, гомумән, Татарстан спорты турында.


2013 елда Казанда Универсиада булачак. 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрербез дип торабыз. Ә Татарстан – такымлы һәр спорт төрендә диярлек Русия чемпионы. Республикабызны Русия спортының үзәге дип атарга тулы хокукыбыз бар. Бу хәл интернетта да чагылыш табамы соң? Спортка багышланган сайтлар бармы?

Бар. Ләкин алар бик сүлпән эшли. Шушы хәлгә сыкранып, Казан егете Алмаз Шәрәфиев “TatarstanSports.ru” сайтын ачып җибәрә. Әле әз генә вакыт эшләвенә карамастан, ул үзе янында шактый аудитория туплый алган. Ә аның язмаларын русиякүләм билгеле “Sports.ru”, “Чемпионат.ру” “Советский спорт” кебек порталлар күчереп бастыра. Бу турыда Алмазның үзе белән әңгәмә корабыз.

Алмаз, Татарстанда спортка багышланган сайтлар җитәрлекме?

Күп түгел, бармак белән санарлык. Төгәлрәк әйтсәк, унлап булыр. Җитди эшләүчеләре ике-өч.

Белүемчә, спорт сайтларын ачып караучылар шактый булган. Ләкин аларның эшчәнлекләре берничә елга, иң күбе ел ярымга җиткән диләр. Синең бу ашкынуың күпмегә җитәр дип уйлыйсың?

Сайтны ачучылар коры энтузиазмда эшли шул. Чөнки бу эш акча китерми. Шуңа күрә кемнең энтузиазмы күпмегә җитә – шул кадәр түзә. Ә мин үземнекен озакка җитәр дип өметләнәм.

Зур спортта бик зур акчалар әйләнә бит. Бәлки, бу проектны коммерция ягыннан да уңышлы итеп булыр?

Безгә төрле агентлыклардан мөрәҗәгать итеп караганнар иде. Ярдәм итү ягыннан. Хәзер реклама табу бик авыр.

Сайтың чагыштырмача күптән түгел ачылды. Ләкин ул ачылу белән синең материалларыңны эксклюзив дип, шактый сайтлар алып бастырды. Ничек күреп алган алар сине?

Әйе, безнең материалларны “Рубин”, “КамАЗ”, “Ак Барс” сайтлары алып бастырды. Алар “Спорт-экспресс”, “Советский спорт” газетлары сайтында да чыкты. Сайтларда күбесенчә уен, матчларны күзәтү генә бара. Ә без спортның башка кеше күзәтмәгән якларын ачабыз.

Башка сайтларда булмаган нәрсәләр бармы сездә?

Безнең темалар барысы да эксклюзив. Мәсәлән, “Татарстанские дерби”. Аны бик яратап укыдылар. Без шундый кеше кагылмаган, белмәгән темаларны “казып” чыгарып, язма әзерлибез.

Белгәнебезчә, бөтен Татарстан, хәтта Русия Универсиадага әзерләнә. Бу зур спорт чарасы булачак. Шуның белән бәйле сезгә кызыктыргыч перспективалар ачыламы?

Без – мөстәкыйль сайт, шуңа безгә андый нәрсәләр бик катышмый. Шулай да “Казан-2013” дигән бүлек ясарга булдык. Ә менә 2018 елга хәтле вакыт күп, бәлки анысына кагылган бүлек тә булыр.

Спорт турындагы күпчелек сайтлар урыс телендә. Татар телендә андыйлар әлегә юк. Сиңа өмет бар: син татарча камил беләсең. Сайтыгызның татарчасын кайчан күрербез икән?

Чыннан да, бүген татар телендә чын спорт сайтлары юк. Шуңа без моның турында уйлыйбыз. Киләчәккә өметләр зурдан.

Хәзер фанатлар төркеме актив катламга әйләнде. Сер түгел, алар барысы да интернеттан чыккан. Алар анда аралаша, җыелыша, күрешү урынын билгели. Сездә дә күзәтеләме мондый хәл?

Безнең сайтта әлегә андый җыелу турында язышканнары юк. Чөнки сайтыбыз андый темаларга кагылмый. Гомумән, мин аларның җыелышып, ду килеп йөрүләренә негатив карыйм. Чөнки фанатның эше – команданы яклау. Ә сәясәткә кереп киткән очракта ул фанат булудан туктый. Алар спорт дигән сүз белән файдаланып, үз мәкерле эшләрен эшли булып чыга.

Газет-сайтларда спортка кагылышлы язма булса, аның 90 проценты футбол һәм хоккейга килеп терәлә. Спортның бит башка төрләре дә бар.

Бу хәл бөтен җирдә шулай, бигрәк тә Русиядә. Чөнки бу ике уенны бик яраталар. Ә башка спорт төрләре күләгәдә кала.

Татарга кагылышлы иң еш бирелә торган сорауны бирим әле. Ни өчен Татарстан командаларында татар егетләре берән-сәрән генә?

Чыннан да шулай. Мәсәлән, “Ак Барс”та бер татар егете генә бар. Анысы да Татарстаннан түгел. Татар егетләре яшьләр командаларында бар, ләкин алар урынына никтер бразилияле яки башка ил кешесе уйнап йөри. Бу – бик аяныч хәл. Чөнки бу уеннар яшьләрдә стимул уятырга тиеш. Алар бит күреп тора: ничек кенә тырышсаң да, барыбер урын читтән килгән егеткә эләгәчәк.

Тагын да иң чәйнәлгән сорау: Татарстанга спортка шулкадәр күп акча түгү кирәкме?

Русиядә футбол белән хоккей зур дәрәҗәдә. Аларны яхшы алып барырга кирәк. Ә менә чирәмдә хоккей кебек башка вак спорт төрләрен бик аз кеше карый. Аларга күп акча түгү үз-үзен акламыйдыр, дип уйлыйм. Аннары бездә, Казанда, зур спорт уеннары еш була. Кеше барысын карап, аңлап та бетерергә өлгерми.

* * *

“Идел ярларында туып үскән
Аз мени соң бездә уңганнар?
Футбол кырларында илне яклап
Туп куалар негр туганнар...”, ди шагыйрь Мирзаянов ага.

Зур спортта татар егетләре аз булган кебек, спортка багышланган сәхифәләр дә юк дәрәҗәсендә. “TatarstanSports.ru” популярлык казангач, Алмаз аның татарча бүлегенә тотынырга исәпли. Хыяллары гына сүрелмәсен.
XS
SM
MD
LG