Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Муса Җәлилнең 105 еллыгы билгеләнде


Кичәне алып баручы Зөһрә Зәйнетдинова
Кичәне алып баручы Зөһрә Зәйнетдинова

Омскида Муса Җәлилне искә алдылар. Бу уңайдан шәһәрнең үзәк китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Татар халкында горурланырлык, мактанырлык шәхесләр юк түгел. Аларның иң билгелеләренең берсе Муса Җәлил дисә, һич тә ялгыш булмас. Дөрес, соңгы елларда аның турында төрле бәхәсләр бара. Шулай да, архив документларын өйрәнү дәвам итә һәм кайчандыр соңгы сүз дә әйтелер.

Бәхәсләр, төрле фикерләр Казанда яшәп иҗат итүче кайбер әдипләргә, галимнәргә хас булса, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга үз халкының данлыклы шәхесләре кадерле.
"Өмет" студиясе балалары җырлый


Омски ягында Муса Җәлилнең туган көне һәр ел билгеләнеп үтелә. Өлкәнең татар авылларында мәктәпләрдә, клубларда концертлар, кичәләр үткәрелә, өлкә үзәгендә дә махсус чаралар оештырыла.

Узган якшәмбедә Омскида Җәлилнең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә Пушкин исемендәге өлкә дәүләт китапханәсендә барды.
Ике буын вәкиле күргәзмәдә



Китапханә хезмәткәрләре төп оештыручыларга – шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активына ярдәмгә бик теләп алынды. Алар ярдәме белән китапханәнең халыкара бүлегендә күргәзмә оештырылды. Анда шагыйрьнең китапханәдә сакланган күп кенә әсәрләре һәм аның турында язылган төрле басмалар, Шәйхи Маннур, Рафаэль Мостафин китаплары куелды.

Кичәне Омскиның 13нче мәктәбе укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова алып барды. Зөһрә ханым шагыйрьнең язмышы, иҗаты белән таныштырды, беррәттән Муса Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган интерактив китап та күрсәтелде. Җәлилнең шигырьләрен “Умырзая” фольклор ансамбле үзешчәннәре һәм 13нче мәктәп укучылары сөйләде.
"Умырзая" фольклор ансамбле үзешчәннәре



Шигырьләр рус һәм татар телләрендә укылды, кичә исә фәкать рус телендә алып барылды. Бу хәл тамашачылар арасында татар телен аңлап бетермәүчеләр, кайбер милли оешмалардан кунаклар булуы, ә балаларның телне бөтенләй диярлек белмәүләре белән аңлатылды.

Шулай да катнашучылар да, оештыручылар да канәгать калдылар, мондый чараларны үткәрү үсеп килүче буын өчен мөһим дип ассызыкладылар.

Кичә барышында “Умырзая” ансамбле башкаруында Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, «Өмет» студиясе балалары шагыйрьнең үзенә багышланган җырны башкардылар.
XS
SM
MD
LG