Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:24

Иранда яңа бәрешеләр булды


Тәһранда дүшәмбе хөкүмәткә каршы демонстрациядә һәлак булган ике кешенең берсен җирләгәндә бүген яңа бәрелеш чыкты.

Бүгенге протест чаралары шәһәр үзәгендәге Тәһран университетында башланды.

Полиция университетка илтүче барлык юлларны да япкан.

Дүшәмбе көнне оппозиция җитәкчеләре Мир-Хөсәин Мусави һәм Мәһди Кәрруби яклы меңнәрчә кеше Тунис һәм Мисырдагы халык күтәрелешләренә теләктәшлек белдереп урамнарга чыкты.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат бу чараларны оештыручыларны Иранның дошманнары дип атап алар үз максатларына ирешә алмаячак диде.

XS
SM
MD
LG